5 февральдән мирас алуга бәйле үзгәрешләр гамәлгә керә

 5 февральдән нотариуслар тарафыннан мираска хокук турында таныклык бирүнең яңа тәртибе үз көченә керә. Бу хакта “РИА Новости” хәбәрчесенә юрист Александр Хаминский сөйләп үткән. Россия Президенты Владимир Путин узган елың 8 августында нотариат турында законга төзәтмәләрне имзалаган.

Юрист аңлатып үткәнчә, хәзер нотариус, мирас бирүченең үлемен дәүләт теркәвенә алуны тикшерү, шулай ук мирас бирүче белән мирас алучының туганлык мөнәсәбәтләрендә тору-тормавын тикшерү максатыннан, Гражданлык хәле актлары язуларының Бердәм дәүләт реестрын (ЕГР ЗАГС) алып бару системасы аша кирәкле мәгълүматлар соратып алырга тиеш. “Нотариуска чит илдә компетентлы органнарның мирас бирүченең үлемен дәүләт теркәвенә алуны раслаучы документлар тапшырылган очракта гына мондый тикшерү таләп ителмәячәк”, – дип билгеләп үткән белгеч.

Аның сүзләренә караганда, ЗАГСлардан мәгълүматлар алу нотариусларга мирас калдыручының туганнарына мирасны ачу турында хәбәр итүне җиңеләйтәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү