Татарстан узган елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча Россиянең иң алдынгы өч төбәге арасына эләккән. Республикада 2024 елда барлыгы 341,2 миллиард сумнан артыграк күләмдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Бу хакта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Терлекчелек продукциясенең гомуми күләме 181 миллиард сумнан артып киткән. 2023 елдагыга караганда 2,3 процентка зуррак сан бу. Үсемлекчелекнең тулаем продукциясе күләме 159 миллиард сумнан күбрәк тәшкил иткән. Үсеш – 20,1 процент”, – диелгән хәбәрдә.
Быел Россиядә яңа илкүләм проектлар гамәлгә кергән. Алар арасында – “Азык-төлек иминлеген технологик яктан тәэмин итү” илкүләм проекты. Ул агросәнәгать комлексын һәм аның технологик бәйсезлеген үстерүгә юнәлдерелгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat