Россиядә яшәүчеләр фикеренчә, картлык көнеңдә әйбәт яшәү өчен 110 мең сум пенсия алырга кирәк. Ә моның өчен 639 пенсия баллын туплау шарт. Әмма бу күрсәткечкә ирешү бик авыр. Мәскәү өлкәсе Пенсионерлар берлеге башлыгы Анатолий Никитин “Газета. Ru” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
“2024 елда халык арасында уздырылган сораштыруда лаеклы пенсиянең 110 мең сум булырга тиешлеге турында фикер әйтелде. Мондый иминият пенсиясен алу өчен бөтен хезмәт эшчәнлеге дәверендә 639 балл тупларга кирәк. Әлеге күрсәткечкә ирешү бик авыр, чөнки бер еллык хезмәт стажы дәверендә, хезмәт хакы 230 мең сум булган очракта, күп дигәндә 10 балл тупларга мөмкин”, – дип басым ясап әйткән белгеч.
Шул рәвешле 639 пенсия баллын туплау өчен чама белән 64 ел дәверендә 230 мең сум хезмәт хакы алырга кирәк.
Шул ук вакытта Никитин билгеләп үткәнчә, 2025 елда пенсияләр төбәктә уртача хезмәт хакының кимендә 40 процентын тәшкил итәргә һәм 38 мең сумнан кимрәк булмаска тиеш. Индексациянең, үз чиратында, чынбарлыктагы инфляциягә туры туры килүе шарт.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat