Дин һәм мин: ярты аять тә белми торып, ураза тоту дөресме?

Совет власте бетүгә илгә диннәр киредән кайтты. Дөресрәге, намус иреге дип аталган ирек кайтты. Күпләп дин йортлары – мәчетләр, чиркәүләр төзелде, искеләре яңартылды. Дини телевизион каналлар эшләп тора, матбугатта дин әһелләре чыгышларын биреп баралар. Тик кешеләр дингә якынаерга артык ашыкмый. Биредә совет чорыннан калган мирас та олы роль уйный, заман да башкарак – ул диннәргә каршы булмаса да, динсезлеккә дә нормаль, табигый күренеш итеп карый.

Шунлыктан дин дигәндә халык шактый чуар. Чын, карашын беркемнән дә яшермәгән атеистлар булган кебек, ихластан, җаны-тәне белән диндар кешеләр шул чуарлыкның ихтимал, ике полюсыдыр. Андыйлар чагыштырмача күп түгел. Күпчелек халык шул ике полюс арасында – алар чын диндар да, чын атеист та түгел. Алар өенә мулла чакырып, Коръән укыта, «Алла боерса»ны, «бисмилла»ны әйтә, әмма биш вакыт намаз укырга ялгыш та ашыкмый. Ураза вакытында андыйлар сәхәргә тора, көне буе ашамый, кичен авыз ача, тик бер күршем кебек, ярты дога, ярты аять тә белми. Ләкин соңыннан «ураза тоттым» дип сөйләнеп йөри.

Шәхсән үземдә дә, Такташ әйткәндәй, ике «мин» яши. Шуның беренчесе ишекне ачып, подъездга аяк атлаганда «бисмилла»ны әйттерә, һәр көнне йоклап китәр алдыннан «Аятелкөрси»не кабатлата, мәчеткә алып барып, бакыйлыктагы якыннарым рухына имамнардан дога укыта, сәдака бирдерә. Икенче «мин» исә оҗмах белән тәмугның уйдырма икәнен исбатлап күрсәтә, язмыш дигән әйбернең юклыгына инандыра. Дәлилләре дә саллы кебек икенче ул «мин»нең. «Җир йөзендәге 8 миллиард кешегә кем язмыш язып утырсын да кем андый олы канцелярия тотсын?» – ди ул көлемсерәп. Канцелярия дигәннән, бәндәнең кем булуына карамастан – бомжмы ул, академикмы, савап вә гөнаһларын да теркәп барасы бит әле. Штат тагын да зурая. Теге «мин» янә телгә килеп: «Җирдә 130–150 миллиард кеше яшәп киткән, әле күпме яшәячәк, аларны нинди оҗмах белән нинди тәмугка сыйдырып бетермәк, каян алып, нинди нигъмәтләр белән туйдырмак, тәмугка эләккәннәрне ничек «утилизировать» итеп бетермәк кирәк», – ди.

Әмма беренче «мин» дә янәшәдә. Рульгә утыруга, юл кыскамы, озынмы, «Фатиха» сүрәсен берничә тапкыр кабатламый калмыйм. Тик юл озынрак булып, уйланып барган вакытларда аралашып торган атеист танышымның әйткәннәре дә искә төшә. Ул: «Дингә ышану наданлыктан, дөньяны танып белү дәрәҗәсе түбән булганлыктан», – дияргә ярата. Ул аны күпчелек русча әйтә. «Чем меньше знаний, тем больше убеждений», – ди. «Кем соң әле ул кадәр кеше? Аның алдан ук язмышын язып куярга. «Много чести», – дип җибәрә ул. «Лаекмы ул аңа? Аз гына да лаек түгел. Иң дөрес саналган кеше дә гомере буена искитмәле күләмдә гөнаһ җыя. Ә кешелекнең гөнаһлары? Исәпләп-санап бетерә торган түгел. Җанварлар дөньясы кешеләр җәмгыяте белән чагыштырганда – фәрештәләр оясы. Ни табигатькә зыяннары юк, ни мең төрле үтерү коралы хәстәрли, куллана белмиләр». Танышым әле тагын властьның һәр очракта да гөнаһлы булуын, шуңа да карамастан, бар илләрдә дә дин башлыкларының хакимият җырын җырлавын искәртә.

Танышым сүзләренә кул гына селтәр идем, ул атеист кына түгел. Ул әле коеп куйган интеллектуал, эрудит та. Тот та бүген үк телевизордагы «Своя игра» уенына җибәр. Укымаганы, белмәгәне юк. Үтергеч дип әйтерлек, мин берничә кат тикшергән дәлиле шул: исемле галим-голәмәнең – дөньяны гади кешедән күпкә яхшырак аңлаганнарның 90 проценты, үзләре алай дип кычкырып йөрмәсә дә, дәһри. Имеш, интеллект коэффициенты 190–200 гә җиткән Эйнштейн дингә ышанучыларны беркатлы сабыйлар, дип атаган. Ул әле тагын икенче бер даһи – философ та, астроном да булган Иммануил Кантка да кереп китә, Вольтерны искә төшерә. Бөек мәгърифәтче-философ, ягъни Вольтер, имеш, Аллаһы бармы, дигән сорауга: «Югары инстанция, әлбәттә юк. Тик аның юклыгын минем хатыным белән пешекчем белергә тиеш түгел. Хатыным хыянәткә барырга, пешекчем мине агуларга мөмкин», – дигән. Үземнең дә Вольтерның аяусыз атеист булып та, диннең кирәклеген таныганлыгын укыганым булды. Танышымның төп мантыйгы шундый: Кант ише даһиларга, исемле галимнәргә ышанасымы, әллә дин гыйлеменнән башканы өйрәнмәгән, дөньяви фәннәрдә надан муллаларгамы?..

Андый мантыйктан соң мин җавапсыз калам. Аның белән кайчагында килешеп тә бетәм кебек. Тик туган авылым зиратына кереп, якыннарым кабере янына чүгәләгәч, җентекләп үзем белгән догаларны укыйм. Чөнки аларны догасыз калдыру, искә алмау – минем өчен сансызлык. Динсезлекне дә сансызлыкка якын күрәм.

Берсендә компьютер экранына танышым таянган Кантның төп хезмәте – «Чиста зиһенне тәнкыйтьләү»не («Критика чистого разума») тартып чыгардым. Тик ул шулай катлаулы язылган, өчтән берен укуга башым авырта башлады. Калганын укып тормадым. Әмма икенче бер немец – Генрих Гейненың ул хезмәт хакында әйткән сүзләре, артык теләмәсәм дә, хәтердә калды. Ул Кантның әлеге хезмәтен ул диннәрне турап ташлаган балтага тиңли. Менә шундый хәлләр, җәмәгать, хет урталай ярыл… Ә дәһри танышыма килгәндә, ул – эшендә дә, гаиләсендә дә үрнәк кеше. Бар кеше дә аның кебек булса, диннәр кирәк булыр иде микән, дигән көфер уйларга да кереп китәм кайчак. Бер үк вакытта кешелеклелек, тәрбия дигәндә бик үк алга китмәгән, адекватлыгы шикле булган, сакалы ак, эче кара таныш диндарлар да очраштыргалый. Нәкъ менә шул сәбәпле адәм балаларының күпчелегендә, фәкыйрегездәге кебек, ике «мин» яшәми микән әле?..

Диндарлар да, атеистлар да сүз әйтмәсен өчен язманы бер акыллы кеше әйткән сүзләр белән тәмамлыйсы килә: «Бернинди теория дә Аллаһының юклыгын исбатлый алмаган кебек, аның барлыгын да дәлилли алмый». Аллаһы һәр кешенең үзендә – йөрәгендә, күңелендә, гамәлләрендәдер ул.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү