Юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге төп үзгәрешләр (ел башыннан гамәлгә кергән үзгәрешләр турында сүз) штрафлар суммасы һәм аларны түләү срокларына кагыла. Бу хакта “Lenta.ru” юрист Никита Тарновский сүзләренә таянып яза.
“Штрафларны 50 процентка күтәрделәр. Иң мөһиме – хәзер штрафны тиз түләгән өчен 50 процентлы ташламаны 25 процентка гына калдырдылар. Аның каравы, түләү вакытын арттырдылар: элек 20 көн булса, хәзер – 30 көн”, – дип аңлатып үткән белгеч.
Юрист әйтүенчә, ОСАГО полисыннан башка гына транспорт чарасын теркәүгә алу мөмкинлегенең пәйда булуы (1 марттан) мөһим яңалыкка әйләнгән. Гади халык та, һәвәскәр автомобильчеләр берлекләре дә бу хакта инде күптәннән сорый иде, дип өстәгән ул.
Моннан тыш Тарновский искәртеп үткәнчә, хәзер автомобильне сатканнан соң ук, документны Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәреп, учеттан төшерергә мөмкин. Моннан тыш машина йөртүче таныклыгын “Госуслуги Авто” сервисы ярдәмендә электрон рәвештә күрсәтеп булачак.
Белгеч шулай ук иминлек каешының төзеклеген тикшерү (каешлар тулысынча сузылып, эләктереп куела торган булырга тиеш), тәрәзәгә алынма шторлар, сеткалар элүне тыю кебек яңалыкларны да искә төшереп үткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat