Кичә Алабуга районында ял базасы территориясендәге канализация коесында 35 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Экспертиза нәтиҗәләренә караганда, ул шакшы суга батып үлгән. Тикшерүчеләр “Саксызлык белән үлемгә китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан.
Ир-атның 1 февральдә ял базасына сабакташлары белән очрашуга килүе, икенче көнне эзсез югалуы мәгълүм.
Фаҗиганең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat