Казан тирәсендәге авыл-бистәләр татар дөньясыннан читләшә, дип уйлаучылар аз түгелдер. Сәбәбе дә бар. Авыллар зурая, башкалага тоташа, көн саен диярлек төрле милләт халыклары килеп урнаша, кайберләре башка урынга күченә… Әмма Казанга терәлеп үк торган, аэропорт янында урнашкан Олы Кабан авылында булып кайткач, фикерләр үзгәрде. Баксаң, татарлыкны саклап калу анда яши торган кешеләргә, мәктәпкә, мәдәният йорты эшчәнлегенә дә шактый бәйле икән.
«Үзем дә аңлап бетермәгәнмен»
Лаеш районына кергән бу авылга безне шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованың мәдәният йортында үткәрелгән 70 еллык юбилеена чакырганнар иде. «Ватаным Татарстан» коллективы өчен Фәйрүзә дә, аның гаиләсе дә – үз кешеләр. Хәләл җефете Камил Сәгъдәтшин, редакциябездә эшләп, гомеренең күп өлешен «халыкка хезмәткә» багышлады. Лаеклы ялга китсә дә, аралар өзелми. Уллары Илдар, кызлары Диләрә, кияүләре Азат Гапсәләмов та кайчандыр бездә эшләп киттеләр. Хәзер Илдар Сәгъдәтшин – Татарстан китап нәшрияты директоры. Диләрә исә Финанс министрлыгында матбугат җитәкчесе, ТИСБИда проректор булып эшләгәннән соң, Олы Кабан мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта башлаган. Мөгаен, кайберәүләр аның бу адымына гаҗәпләнер дә. Бездә дә башта шундыйрак хисләр уянган иде. Әмма үзен, шатлыктан балкып торган йөзен, кочагына кереп, сырпаланып торган укучыларын күргәч, эш-гамәлләре белән танышкач, без аның эчке халәтен аңладык.
Моннан берничә элек Диләрә гаиләсе белән Олы Кабанда яши башлаган. Әтисе дә күршедә генә. Өч баласы да авыл мәктәбенә киткән. Ә мәктәптә татар теле укытучысы җитмәгән. Менә шуңа тәвәккәлләгән ул.
– Балалар белән эшләү шундый ошый икән миңа. Үзем дә аңлап бетермәгәнмен, бу хакта хәтта уйлап караганым да юк иде, – ди ул. Коллегалары әйтмешли, «эшли башламас борын» Диләрә район буенча үткәрелгән «Ел укытучысы» бәйгесенең «Татар теле һәм әдәбияты» номинациясендә өченче урынны яулаган.
Мәктәптә дүрт татар теле укытучысы эшли. Зур коллектив эчендә Алсу Исхакова, Зилә Әбдрәшитова, Гөлсинә Нигъмәтҗанова һәм Диләрә Гапсәләмовадан торган кечкенә генә коллектив бу. Бик дустанә, ярдәмләшеп эшләгәннәре күренеп тора. Чараларны да бергәләп әзерлибез, диләр. Әкиятләр сәхнәләштерәләр, әдипләр белән очрашулар үткәрәләр, һәр бәйрәмгә диярлек татарча шигырьләр өйрәнәләр, «Татар сүзе» кебек саллы бәйгеләрдә дә катнашалар, «Шаян-ТВ»да да алар – еш кунак.
Ак күңелле шагыйрә
Фәйрүзә апаларының шигырьләрен дә бик яратып сөйләделәр укучылар. Шагыйрәнең үзе турында да күп нәрсә беләләр икән.
Фәйрүзә Мөслимова – шагыйрә, язучы, журналист, публицист, тәрҗемәче. Актаныш районының Иске Балтач авылында туган. Әнисе Фәридә – укытучы, әтисе Әсгать – бухгалтер, икесе дә мулла нәселеннән. Фәйрүзә бик кечкенәдән укырга-язарга өйрәнә. Казан дәүләт университетында татар журналистикасы бүлеген тәмамлый. «Яшь ленинчы» газетасында, «Ялкын» журналында эшли. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова, Абдулла Алиш премияләре лауреаты. Истәлек булып «Апрель кары», «Каен җылысы», «Башка кеше», «Гөрләвек», «Бүләк», «Әлифба» исемле китаплары калды.
Укытучы апаларының әнисе булгач, бигрәк тә кызыксындылар, күрәсең: шагыйрәнең шәхси әйберләре, китапларыннан оештырылган күргәзмә янында да мәш килделәр.
Кунакка килгән шагыйрь абыйлары Камил Сәгъдәтшинның Диләрә Гапсәләмовнаның әтисе икәнлеген белгәч, укучылар түгел, укытучылар да гаҗәпләнде. «Моңа кадәр кайда югалып йөрдегез? Безгә татар дөньясында кайнаучы авылдашлар бик кирәк», – дип битәрләп тә алдылар. Камил абый исә аларга гел килеп йөрергә, чаралар оештырганда ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Мәктәп төзергә җир юк
Татар теле укытучылары белән сөйләшеп утырганда, мәктәп директоры Павел Кореев та исәнләшергә дип сугылган җиреннән шактый гына аралашып алды. Үзе кергәнче үк, укытучылар аның хакында: «Безнең җитәкчебез рус милләтеннән булса да, татар телен укытуга зур игътибар бирә», – дип, канәгатьлек күрсәтеп, мактап куйганнар иде. Чыннан да, Олы Кабанда укучыларның күбесе, нинди генә милләттән булсалар да, туган тел итеп татар телен сайлыйлар икән. Чөнки директор мәҗбүр итмичә генә үзенчә аңлата белә: «Татарстанда яшәгәч, безгә татар телен белмәү килешми».
Мәктәп дигәндә, Олы Кабанның бу өлкәдә олы бер проблемасы бар. Быел авылдан 200 укучы яңа салынган Усад мәктәбенә китәргә мәҗбүр булган. Чөнки үзләрендә урын җитми. Тыгызлану соңгы чиккә җиткән, дип әйтсәк тә була: иркен коридорлары, актлар залы, хәтта китапханә дә сыйныф бүлмәсенә әверелгән. Шуңа күрә төрле чараларны үткәрергә дә мәдәният йортына керәләр.
– Яңа мәктәп салырга җир юк. Бары тик янкорма белән генә проблеманы хәл итеп була, – ди мәктәп директоры бу җәһәттән.
185 еллык тарихы булган бу мәктәпнең яңа бинасы 2001 елда салынган. Ул районда бары тик Лаеш гимназиясеннән генә «яшьрәк». Элеккеге татар теле укытучысы Анна Макеева үзе эшләгән чакларны искә алды.
– Ул вакытта яңа йортлар төзелми иде әле. Мәктәптә җәмгысы 210 бала укыды. Руслар гына диярлек булса да, татар телен укыту бик яхшы куелган иде. Хәтта татар телен укыту буенча яңа кагыйдәләр кертелгәч тә, укучылар, ата-аналар арасындагы мөнәсәбәт берничек тә үзгәрмәде. Укытучылар да эшсез калмадылар, – диде ул.
Диләрә апалары килгәч, тагын бер яңалык булган мәктәптә: ул журналистика түгәрәге алып бара башлаган. Хәзер каләм чарлап караучылар гаять күп икән. Хәер, монда болай да эшсез торырга вакыт юк. СВОда хезмәт итүчеләргә кирәк-яраклар әзерләп җибәрүгә нык игътибар бирелә. Гаҗәпләнәсе түгел: патриотик тәрбия элек-электән яхшы куелган монда. Үзләренең эзләү отрядлары да бар. Түбән Новгород өлкәсендәге «Үлем үзәне»нә барып, сугыш кырында ятып калган солдатларның, офицерларның исемнәрен ачыклыйлар. Шулай итеп, туган як музее елдан-ел тулылана бара.
…Очрашу тәмамлангач, яныма бер малай килде. 1 нче сыйныф укучысы Нияз Гатин булып чыкты ул.
– Апа, мин шигырьне яхшы сөйләдемме? – дип, күзләремә карап, сорау бирде.
– Бик әйбәт. Молодец, – дип мактадым үзен.
– Беләсезме, мин бит татар телен үзем өйрәндем. Өйдә әти-әниләр бик сөйләшмиләр. Урамда татарча белә торган малайлар белән уйнарга тырыштым. Белмәгән сүзләрне сүзлектән эзләдем. Хәзер яхшы инде, мәктәптә укыталар. Бик тә тырышам, дөрес итеп сөйләшәсем килә, – диде.
Ә мондый теләкне Ниязга, һичшиксез, балалар бакчасындагы тәрбиячеләр һәм мәктәптәге татар теле укытучылары иңдергән, дип кенә уйларга кала.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat