Гасыр пошлиналары кая илтә?

Трамп башлаган сәүдә сугышлары Россия икътисадына да зур зыян салачак. Беренче карашка, АКШ белән безнең арада товар алмашу бик кечкенә булганлыктан, зур пошлиналар кертелсә дә, Мәскәү әллә ни югалтмый шикелле. Ләкин Россия финанслары өчен пошлиналар барыбер зыянлы.

Илнең Милли байлык фонды юаньда саклана. Пекин юаньны очсызландырса, фондта сумнар күләме кими дигән сүз. Югалтулардан параллель рәвештә сумны да очсызландырып кына котылып була. Монысы инфляциянең көчәюен вәгъдә итә. Россиядә финанслар болай да тотрыклы түгел: Милли байлык фондының ликвидлы өлеше бик аз калды, инфляцияне йөгәнләп булмый, депозитларда товар белән тәэмин ителмәгән акча күләме прогрессия тәртибендә үсә, акча массасы да кирәгеннән артык. Җитмәсә, дәүләт компанияләре талана – чиновниклар акчаны уңга да, сулга да контрольсез чәчәләр.

Бу соңгы югалтуларның масштабы куркыныч дәрәҗәдә. Тиктомалдан гына үткән ел, Оборона министрлыгының астын-өскә китереп, генералларны кулга ала башламадылар бит инде. Ил иминлеге өчен бүленгән акча масштаблы рәвештә урланган. Әле дә очына чыгып бетә алганнары юк.

Соңгы көннәрдә тикшерү органнары «Роснано»ның топ-менеджерлары кулына богау киертә башлады. Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге кайчандыр Чубайс җитәкләгән компаниянең урынбасар дәрәҗәсендәге чиновникларына карата җинаять эше ачылуын игълан итте. Башкаручы директор Борис Подольский, финанслар буенча идарәче директор Артур Галстян, исәп-хисап методологиясе буенча директор Марина Касенкова 43 миллиард сум күләмендәге акчаны бүтән максатларга тотуда гаепләнә.

Компаниянең югалтулары исә масштаблы. 2020 ел ахырына ук «Роснано»ның бурычлары 146 миллиард сумнан ашып киткән иде. Ул бүген банкрот хәлендә. Зур суммадагы акча тотуга карамастан, нинди дә булса бер базарда сатарлык мөһим технологик продукт бирә алганы булмады аның. Компанияне бөлгенлек хәленә китереп җиткергән җитәкчесе Анатолий Чубайс махсус хәрби операция башлангач, чит илгә чыгып китте. Эзәрлекләнүчеләр арасында аның исеме юк.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү