«Быел кыш көне суыклар булмады, ни өчен җылылык өчен елдагыча түлибез?»

«Быел кыш көне суыклар булмады, ә җылылык өчен елдагыча түлибез…» Социаль челтәрләрдә әнә шундый эчтәлектәге зар хатлары язучылар артканнан-арта. «Кыш җылы булгач, торбаларны бу кадәр якмасалар ярамыймы соң?» – дип тә аптырый күпфатирлы йортларда яшәүчеләр. Белгечләр исә ашыгып фикер йөртмәскә киңәш итә.

Казанның Назарбаев урамындагы 66 нчы йортта яшәүчеләр әйтүенчә, бу кышта алар урамны җылыту белән мәшгуль. «Торбалар бик эссе. Шуңа күрә көнозын тәрәзә ачык, урамны гына җылытабыз. Анда болай да җылы. Салкында исә җылыткычлар кабызырга туры килә. Халыкны ник мыскыл итәләр?» – дип язган алар шәһәр мэриясенең Телеграм-каналында. Җавап та бар. Әйтүләренә караганда, йортны җылылык белән тәэмин итү системасын тикшергәннәр, бар да нормативларга туры килә. Көннәр җылы торса да, урамда кыш икәнен истән чыгармаска киңәш итүчеләр дә бар.

Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Романов әйтүенчә, кышкы чорда халык арасында коммуналь түләүләргә бәйле сораулар бермә-бер арта.

– Бу аңлашыла да, әлеге төр түләү счет-фактураның саллы өлешен алып тора. Шунысын да истә тотарга кирәк: 2024 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар артты. Шуңа күрә быелгы түләүне алдагы елның шушы ук чоры белән чагыштыру бик үк дөрес түгел. Әгәр коммуналь хезмәтләр буенча акча күп исәпләгәннәр дип шикләнәсез икән, туры идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар гади халыкны кызыксындырган барлык сорауларга ачыклык кертергә тиеш. Шикаятьләрне Татарстан Дәүләт торак инспекциясендә кабул итәләр, – ди ул.

Дмитрий Романов сүзләренә караганда, күп очракта гап-гади нәрсәләрне белмәвебез яки белергә теләмәвебез дә күп сораулар уята. «Торбалар ник суык, яки фатирда артык эссе, диләр. Халыкны да аңлап була: кыйммәтле хезмәт икән, аның сыйфаты да югары булырга тиеш. Бүген күпфатирлы йортларның күбесендә җылылык бирүне һава торышына карап көйли торган җиһазлар куелган. Мәсьәләнең тагын бер ягы бар: бер үк бүлмәдә бер кеше туңса, икенчесе тирләп йөрергә мөмкин. Норматив кагыйдәләр нигезендә, кыш көне фатирда кимендә 18 градус җылы булырга тиеш. Шул ук вакытта, көндез җылы булса да, төнлә салкынрак. Димәк, бинаны барыбер җылытырга кирәк», – ди ул.

Башкаладагы Бердәм исәп-хисап үзәкләренең берсендә эшләүче Гөлия Әмирова әйтүенчә, быелгы кебек җылы кышның да файдасы бар. «Кыш көне счет-фактура кәгазьләрендәге суммалар бермә-бер арта. Узган ел белән чагыштырсак, быел түләү шул дәрәҗәдә, яки бераз кимрәк тә әле. Димәк, без тарифлар кыйммәтләнүен артык сизмәдек», – ди ул.

Татарстан Торак инспекциясенең матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, былтыр белгечләр торак фондын эксплуатацияләүнең техник нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә, шулай ук, Инспекция күрсәтмәләрен үтәмәүчеләргә 15,8 миллион сумлык штраф салган. Чагыштыру өчен: 2023 елда әлеге сан 6 миллион сум тәшкил иткән. Узган ел инспекторлар 2,6 мең хокук бозу очрагын ачыклаган, 1,6 мең тикшерү үткәргән.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү