Мәдинә Гайнуллина: «Театр белән чирләгән кешегә дәва юк»

Үзе чибәр, үзе серле, аның кебекләр турында «сөйкемле сөяге» бар дип әйтәләр. Әлмәт татар дәүләт драма театрының сәләтле актрисаларының берсе, Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина белән театр яңалыклары, актриса бәхете һәм сәхнә теле әһәмияте турында сөйләштек.

– Бүгенге Әлмәт театры ничек яши?

Әлмәт театры Татарстанда гына түгел, ә Россия дәрәҗәсендә дә үз мәйданчыгын булдырган театрлар сафына керде инде. Мин театрыбызны бал корты белән чагыштырыр идем. Ул һәрвакыт үсеш юлында, хәрәкәттә булуыннан туктамый, фестивальләрдә катнашып тора. Быел бирегә килүемә 24 ел була. Күпме спектакльләр куелды, алда тагын күпме премьералар көтелә. Әле менә мартта чыгасы «Йорт» иммерсив спектаклен әзерлибез. Театрыбызда шулай ук сәнгать мәйданчыгы эшли. Кече залыбызга ремонт ясалды, хәзер анда да яңа проектлар чынга ашачак. Халыкны дөнья мәшәкатьләреннән беразга булса да оныттырып торырга тырышабыз.

– Башка милләт тамашачысына нинди татарча спектакльләрне һичшиксез карарга кирәк дип саныйсыз?

– Татар сәхнәсендә милли рухны чагылдыра торган яхшы спектакльләр бик күп. Күп кенә режиссерлар белән эшләргә туры килде. Аларның һәрберсе ниндидер яңалык кертә, сәхнәдә төрле ситуациягә төрлечә караш белдерә. Әмма башка милләт халкына мин һичшиксез театрыбызның «Ул әле өйләнмәгән иде» һәм «Җил артыннан» спектакльләрен карарга киңәш итәр идем. Чөнки аларда бүгенгегә кагылышлы актуаль мәсьәләләр күтәрелә. Ә моннан качып булмый.

– Сез үзегез – Казан кызы, зур сәхнәгә чыгуыгыз да Камал театрына бәйле, шулаймы?

Иҗади адымнарымны ясарга миңа нәкъ тә Камал театры ярдәм итте. Остазларым Наил абый Дунаев һәм укытучым Миләүшә апа Закирова мине күп әйбергә өйрәтте. Наил абый миңа әти дә, абый да булды. Башлангыч чорда Фәрит Бикчәнтәев киңәшләренә колак салдым. Иң беренче ролем дә ул куйган спектакльгә бәйле. Туфан Миңнуллинның «Шәҗәрә» спектаклендә Сәлимә Сәетбәкова ролен башкарган идем. Кемгәдер охшарга тырыштым дип әйтә алмыйм. Әмма бу минем сәхнәгә беренче адымым булды. Театрны сәхнәгә чыккач кына аңлый башлыйсың. Рольләрең була башлагач, үзеңдә генә түгел, дөньяда да яңалык ачасың.

– Тормышыгызны Әлмәт белән бәйләп үкенмәдегезме?

– Казан мәдәният һәм сәнгать академиясенә курс җыйганда ук, безне махсус Әлмәт театры өчен тупладылар. Укып бетерү белән курсыбыз шунда эшләргә китәргә тиеш иде. Әмма барыбыз арасыннан иҗат юлында мин генә калдым. Әлмәт театры тормышымны 180 градуска үзгәртте. Бер киткән җирдән кире әйләнеп кайтмадым. Шушында ук гаилә кордым, балалар үстердем. Әлмәттә мине җылы кабул иттеләр. Беренче елны ук төп рольләрне ышанып тапшырдылар. Иҗатымның дәвамлы булуы шушы театрдан тора. Бүгенгә 50 гә якын роль уйнадым. Балалар әкиятләрен дә кушсак, тагын да артып китә. Шулай булса да, театр минем шәхси тормышымнан читтә тора. Мин аларны аера беләм: өйгә кайткач, үземне гаиләгә һәм балаларыма багышлыйм. Вакытым театрга да, шәхси эшләремә дә җитәрлек. Тормышта тынычлык табып, ашыкмыйча яши башладым. Бар нәрсәнең дә уңай якларын күрергә тырышам. Ниндидер күңелсезлек булса да, аның тискәре йогынтысын уңай якка әйләндерәм. Театрда тәнкыйтьсез дә булмый. Мин моңа да уңай караш саклыйм. Залда утырган 100 кешедә – 100 фикер, һәм алар барысы да хаклы. Хайнер Мюллерның «Медея» спектаклендә башкарган ролемне ничек кенә тәнкыйтьләмәделәр! Нинди генә пычрак сүзләр язмадылар, ләкин чын сәнгатьне аңлаган кеше әлеге рольне башкачарак бәяләр иде.

– Үземне сәхнәдә тулысынча ачтым, дип әйтә аласыз, димәк.

– Тулысынча үземне ачып бетердем дисәм, яшәү туктала түгелме? Бу сүзләрне әйтү куркыныч. Киләчәктә яңа образларда ачылырга, яңа режиссерлар белән эшләргә язсын.

– Матур әдәби тел телевидениедә күптән юк, әкренләп сәхнәдә дә югалып бара. Бу күренешкә карашыгыз?

– Сәнгать өлкәсендә эшләүчеләр татар телен камил белергә тиеш. Хәзер татарча камил сөйләшүче юк диярлек. Бу күңелнең бер җирен тырнап-тырнап ала. Театр матур әдәби телне, традицияләрне сакларга этәрә, бу – аның төп бурычларының берсе. Сәхнәдән матур әдәби тел яңгырарга тиеш. Залда утырган тамашачы: «Кара әле, нинди матур тел!» дип сокланырлык булсын! Татар театрлары үз эшчәнлеген туктатмасын, гел хәрәкәттә булсын иде. Телне саклау гаиләдән дә тора. Үзләре татар булып та, рус телендә сөйләшкән гаиләләрне беләм. Күңелсез күренеш. Безнең өч улыбыз бар. Аллага шөкер, өчесе дә татарча камил сөйләшә.

– Ә традицион спектакльләр белән генә театрга җәлеп итеп буламы соң?

– Театр – традицияләрне саклап кала торган урын. Тамашачыларның төрлесе була. Әйтик, Казан тамашачысы белән Әлмәтнеке аерыла. Шуңа күрә милли рух чагылган сәхнә әсәрләре белән беррәттән заманча спектакльләр дә бик кирәк. Театр заманадан бер адым алга барырга, киләчәк проблемаларга җавап табарга тырыша торган мәйданчык булырга тиеш. Драматурглар күбрәк шундый пьесалар язсын иде.

– Татар актрисасы нинди булырга тиеш?

Гомумән татар хатын-кызына нинди сыйфатлар хас? Сабырлык, рухи матурлык, әдәп саклау, үзеңне һәм башкаларны хөрмәт итү. Гаиләдә дә балансны тота белергә кирәк. Барысы да хатын-кыздан тора. Актриса да шундый булырга тиеш. Әгәр ул мәгънәле итеп образны ачып, тамашачы алкышларына күмелә икән, димәк, ул – бәхетле актриса.

– Ә сәхнәдән туйган чаклар буламы?

– Театрдан туйдым дип әйтә алмыйм. Театр белән бер «чирләгән» кеше терелми, аңа дәва юк. Шунысы кызганыч: театрда хезмәт куючыларның эше бик түбән бәяләнә. Театрдан тыш, минем башка эшем дә бар. Элегрәк мин сумкалар бәйләдем, хәзер исә индивидуаль тегү белән шөгыльләнәм, хатын-кызларны матур итеп киендерәм.

– Театр да театр дибез. Сез бит әле җырлыйсыз да, клиплар да төшерәсез, музыка да иҗат итәсез.

– Мин үземне җырчы дип санамыйм. Җырларга бик яратам, актриса буларак та ул миңа ярдәм итә. Хит-парадларда катнашам, менә әле районнар буенча Гөлүсә Шаһбан иҗат иткән җырлардан концертлар оештырып йөрибез.

Үзем өчен тагын бер кызыклы тәҗрибә булды. Күптән түгел «Әбием проект» (ABIEM PROJECT) белән уртак концерт оештырдык. Төрле уен коралларында халык җырларын башкарып, милләтләр дуслыгына багышланган программа тәкъдим иттек. Проект егетләре Артур Җамалетдинов белән Владимир Федоров мине хәтта шаман барабанында һәм варганда уйнарга өйрәтте. Әле монда гына туктап каласым килми. Киләчәктә чынга ашырырга теләгән иҗади планнарым күп.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү