Аңа “почта хезмәткәре” шалтыратып, посылкасының бүлеккә кире кайтуы турында хәбәр иткән. Аферистлар, янәсе, посылкасын алу өчен, телефонына килгән смс-хәбәрдәге кодны әйтүен сораган.
Түбән Кама шәһәрендә 53 яшьлек хатын-кыз телефон мошенниклары корбанына әйләнгән. Алар “кире кайткан посылка” схемасын кулланган. Бу хакта “KazanFirst” Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
Хатын-кызга “почта хезмәткәре” шалтыратып, посылкасының бүлеккә кире кайтуы турында хәбәр иткән. Аферистлар, янәсе, посылкасын алу өчен, телефонына килгән смс-хәбәрдәге кодны әйтүен сораган.
Хатын-кыз, тегеләргә ышанып, кодны әйткән. Шуннан соң аферистлар ханымның Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына кергән. Соңрак “тикшерүче” шалтыратып, мошенниклар корбанына әйләнүен: аның исеменә кредитлар рәсмиләштерелүен, шуңа күрә ашыгыч төстә чаралар күрергә кирәклеген белдергән. Хатын-кыз “тикшерүче” күрсәтмәләрен үтәп, нәрсәләрдер эшләгән һәм нәтиҗәдә 500 мең сумнан артыграк акчасыннан колак каккан.
Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарәсе “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat