Бүген социаль челтәрләрдә аэропортта төшерелгән фотосурәтләр таралган.
Бүген “Казан” Халыкара аэропортына дистәләрчә “Ашыгыч ярдәм” килеп туктаган. Машиналарның фотосурәтләре социаль челтәрләрдә һәм телеграм-каналларда пәйда булган.
“KazanFirst” ачыклаганча, ашыгыч ярдәм табиблары яралы хәрбиләрнең кайтуын көтә. Алар республика хастаханәләренә дәвалануга озатылачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat