Самосыровода этләре хатын-кызга ташланган промбаза башлыгын сак астыннан чыгарганнар

Казанның Совет районы суды Самосыровода урнашкан промбаза хуҗасы Иосиф Лившицка өй арестын йомшаграк чикләү чарасына – билгеле бер гамәлләр кылуны тыюга алыштыру турында карар кабул иткән. Бу хакта “Татар-информ” судның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

“Өй аресты рәвешендәге чикләү чарасы билгеле бер гамәлләр кылуны: җинаять эше буенча шаһитлар, зыян күрүчеләр, шикләнелүче һәм гаепләнелүчеләр белән аралашуны тыюга үзгәртелде”, – диелгән судта.
Исегезгә төшерәбез: Иосиф Лившиц Самосыровода урнашкан производство базасы хуҗасы. 76 яшьлек ир-ат анда 20дән артыграк эт тоткан. Этләрне үзе, кайвакыт улы ашаткан, тәрбияләгән. Базада этләр өчен вольер булдырылган.

Узган елның 9 ноябрендә промбаза тирәсендә эт тешләгән эзләре булган хатын-кыз мәете табылган. Җәмәгатьчелек һәм тикшерү күздә тотканча, хатын-кызның үлеменә Лившицның этләре гаепле. Суд 2024 елның ноябрендә ир-атны өй арестына озаткан.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү