21дән яшьрәкләргә хәмер һәм сыра сатуны тыярга тәкъдим иткәннәр

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин 21 яшькә кадәрге яшь-җилкенчәккә теләсә кайсы хәмер сатуны тыюны тәкъдим иткән. Ул үзенең тәкъдимен ведомствосын киңәйтелгән коллегиясе утырышында җиткергән, дип яза “ТАСС”.

“Яшьләрнең сәрхушкә әйләнүен кисәтү өчен теләсә кайсы спиртлы продукцияне, шул исәптән аз хәмерле продукцияне, сыра сатуны тыярга кирәк”, – дигән Бастрыкин.
Моннан тыш ул наркотиклар саткан өчен җинаять җаваплылыгына тарту яшен 16дан 14кә калдыруны тәкъдим иткән.
Сүз уңаеннан, Россиядә хәмер сатып алу хокукы биргән яшьне күтәрү мәсьәләсе моңа кадәр дә берничә тапкыр күтәрелде. Сәламәтлек саклау министрлыгы 2019 елда ук шундый башлангыч белән чыккан иде. Әмма шушы ук елда Финанс министрлыгы, Конституциягә таянып, проектны тәнкыйтьләде. Конституция нигезендә, гражданнар 18 яшьтән соң үз хокукларын тулы күләмендә гамәлгә ашыра ала. Бу, аларның физик һәм психик яктан өлгергәнлегенә бәйле.
Шулай ук 2021 елның августында Сәламәтлек саклау министрлыгы этил спиртын җитештерү һәм әйләнештә йөртү турында законга төзәтмәләр кертте. Документта 21 яшькә җитмәгән яшь-җилкенчәкнең 16,5 проценттан күбрәк спиртлы хәмер сатып алу мөмкинлегенә чик кую тәкъдим ителде. Алга киткән кайбер илләр – Финляндия, Норвегия, Швеция, Исландия, Япония спиртлы эчемлекләрне сату яшен 20 яшькә кадәр күтәргән дә инде. АКШта исә 21 яшькә җитүчеләр генә хәмерле эчемлекләр сатып алу хокукына ия

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү