Кышын торак йортларда температура нормалары күпме булырга тиешлеген әйттеләр

Кышкы чорда фатирларда һәм подъездларда температура билгеләнгән нормативларга туры килергә тиеш. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы Дмитрий Романов хәбәр иткән.

«Кышкы чорда фатирларда температура +18 градустан түбән булмаска тиеш, ә почмакта урнашкан фатирларда +20 градустан түбән булмаска тиеш. Подъездларда җылыту чорында температура +14 градустан түбән булмаска тиеш», — диде ул.

Романов билгеләп үткәнчә, яңа торак фонды энергияне нәтиҗәле кулланучы системалар белән җиһазландырылган. Энергия нәтиҗәлелеге классы никадәр югары булса, фатир өчен түләү шулкадәр арзанрак, дип ассызыклады ул.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү