“Ватаным Татарстан” газетасы Муса Җәлил истәлегенә уза торган көрәш турнирында катнашучылар һәм җанатарлар өчен АКЦИЯ игълан итә!
14 февраль – турнирның беренче көнендә “Ак Барс” көрәш сараена килеп, махсус купон сатып алучылар арасында шәп бүләкләр уйнатылачак.
Алар арасында:
– велосипед,
– Яндекс “Алиса” станциясе,
– колакчыннар (AirPods Pro 2),
– барбершопка 2 мең сумлык 5 сертификат,
– электр чәйниге,
– электробритва.
Ә акциядән җыелган акчаны без мохтаҗларга ярдәм итүгә һәм газетага язылуга тотачакбыз. Акциядә катнашу шартлары:
- 14 февральдә “Ак барс” көрәш сараенда махсус купон сатып алырга.
- Бүләкләр уйнатылган чакта залда булырга.
- Бүләкне купон хуҗасы үзе алырга тиеш (ул залда булмаган очракта, бүләк башка кешегә уйнатыла).
Купон бәясе – 300 сум. Берьюлы берничә купон да алырга мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat