Татарстанда яшәүче бер ир-ат чит кеше исеменә автокредит алган

Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Удмуртия Республикасы буенча матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, кайчандыр “утырып” чыккан ир-ат 2024 елның гыйнварында Ижевск шәһәренең бер автосалонында ялган документлар белән автокредит алган. Кредит күләме 2 миллион сум тәшкил иткән.

Шуннан соң ул иномарканы сатып, акчасын үз кирәгенә тоткан, бурычларын каплаган.

Прокурор, гаепләү бәяләмәсен раслап, җинаять эшен судка карап тикшерүгә җибәргән. Чит кеше исеменә автокредит алучыга хәзер 10 елга кадәр төрмә срогы яный.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү