Ул сыйныфташлары белән очрашуда булган.
Алабуга шәһәре прокуратурасы “Белая дача” ял базасында тикшерү үткәргән. 3 февраль көнне биредә шакшы су коесында ир-ат мәете табылган.
Инде хәбәр ителгәнчә, 1 февральдә 35 яшьлек ир-ат сабакташлары белән очрашу кичәсенә килгән һәм икенче көнне эзсез югалган. Аның суга батып үлгәнлеге билгеләнгән.
Ял базасы хезмәткәрләренең, шакшы суны суыртканнан соң, ике канализация коесын япмыйча калдырулары ачыкланган. Җаваплы затларның үз бурычларын тиешенчә үтәмәүләре турында сөйли бу.
Тикшерү материаллары тикшерү органнарына җибәрелгән. “Иминлек таләпләренә җавап бирмәве сәбәпле саксызлык белән кеше үлеменә китергән эшләр башкару” һәм «Гамьсезлек” статьялары буенча җинаять эше кузгатылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat