Казанда 14 яшьлек кызны көчләгән студентларга хөкем карары чыгарганнар

Казанның Мәскәү районы суды чит илдән килгән студентларның 14 яшьлек кызны көчләве турында зур шау-шу тудырган җинаять эше буенча хөкем карары чыгарган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

Эш материалларыннан күренгәнчә, Мисырдан килгән 2 егет – Буф Шамседдин, Мәхмүд Зеяд Яссер Мөхәммәд һәм Алжирдан килгән Элдин Омар Ваел Мөхәмәд Казан медицина университетында укыган. Соңрак аларның өчесен дә югары уку йортыннан куылган.

Судта билгеләнгәнчә, алар 2023 елның 31 гыйнварында 14 яшьлек кызны көчләгән. Үсмер кыз үзен берничә сәгать буе мәсхәрәләүләре турында сөйләгән. Өенә кайткач, барысын да әтисенә сөйләп биргән һәм ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән.

2024 елның 13 февралендә җинаять эше буенча суд башланган. Чит илдән килүчеләр судта сөйләп үткәнчә, үсмер белән алар интернетта танышкан. Кыз, янәсе, 19 яшьтә булуын әйтеп, аларга түләүле җенси хезмәтләр күрсәтергә ризалашкан. Ә инде җенси мөнәсәбәттән соң, үзенең 14 яшьтә генә булуын әйтеп, аларны куркыта башлаган, өстәп түләүләрен таләп иткән, юкса полициягә мөрәҗәгать итәчәген белдергән. Егетләр акча түләүдән баш тарткан. “Мин, хөкем ителүченең адвокаты буларак, шуны белдерә алам: әлеге эш буенча барысы да гади генә түгел, объектив дәлилләр юк, барысы да бердәнбер кешенең каршылыклы күрсәтмәләренә корылган. Башлангыч тикшерү вакытында зыян күрүче берничә тапкыр үзенең күрсәтмәләрен үзгәртте. Мондый күрсәтмәләргә ышанганчы, башта аларны тикшерергә кирәклеге турында сөйли бу”, – дип билгеләп үткән судта адвокат Сергей Николаев.

Суд утырышлары ябык режимда барган, матбугат вәкилләрен анда кертмәделәр. Суд тикшерүе бер ел чамасы дәвам итте. Буф Шамседдин һәм Элдин Омар Ваел Мөхәмәд 8,5 еллык төрмә җәзасына хөкем ителде. Мәхмүд Зеяд Яссер Мөхәммәд исә өч айга кимрәк срокка – 8 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү