Бүген Татарстан Рәисе «Су культурасы. Казанның яр буе территорияләрен һәм су-транспорт инфраструктурасы объектлары акваторияләрен комплекслы үстерү» панель сессиясендә катнашты.
Сессия «Казаныш» IV халыкара архитектура-төзелеш форумы кысаларында узды.
Чара Казанда Г.Камал ис. ТДАТның яңа бинасында узды.
«Казаныш» – архитектура һәм урбанистика өлкәсендә халыкара вакыйга.
Соңгы елларда су темасы федераль мәгълүмат көн тәртибендә әһәмиятлерәк урын алып тора, ә яхта мариналары һәм аларга бәйле проектлар, бай шәһәр мохитен формалаштырып, туристлар агымын һәм инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттырып, төп җәлеп итү нокталарына әверелә.
Соңгы елларда яр буендагы дистәләгән шәһәрләрдә уңайлы мохит булдыру буенча тырышлыклар бу проблеманы өлешчә хәл итә башлады, ләкин әле туризм, логистика, мәгариф, спорт, сәнәгать тармакларында эшләр күп. Аларда шәһәрләрне үстерү һәм икътисадны һәм аларда яшәү сыйфатын яхшырту буенча күп төрле вариантлар күзаллана. Сессиянең модераторы — партнер, NF Group (Россия) консалтинг һәм аналитика департаменты төбәк директоры Ольга Широкова.
Сессия кысаларында Казанның бу темага комплекслы рәвештә туры килә торган беренче шәһәр буларак су транспорты үсеше программасы тәкъдим ителде һәм төп проектлар, шул исәптән «Локомотив» су-туризм кластеры тәкъдир ителде.
Панель сессиянең спикерлары булып Казан мэры Илсур Метшин, проектлар җитәкчесе, «ПроГород» ҖЧҖ (ВЭБ.РФ) Даниил Веретенников, «Простор» агентлыгына нигез салучы, Россия туриндустрия берлегендә яхта туризмы буенча комиссия җитәкчесе Анна Носова, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина чыгыш ясады.
«Локомотив» су-туризм кластеры кысаларында причаллар һәм верфьларны, пляж зоналарын һәм ял итү урыннарын төзекләндерү, елга пассажир транспорты өчен терминал, экстремаль су спорт төрләре үзәге, җилкәнле спорт мәктәбе һәм кафесы булган балалар-яшүсмерләр су культурасы үзәге төзү планлаштырыла.
Казан мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә: «Казан – судагы шәһәр» программасы кысаларында 2030 елга Локомотив ярымутравында Россиядә иң эре су-туризм кластерларының берсен формалаштырырга ниятләдек. Архитектура концепциясе халыкара конкурс нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк спорт үзәге киләчәк кластерның төп элементы һәм дөнья дәрәҗәсендәге спортчылар һәм яшьләр өчен Европада иң эре тренировка базасы булачак», — дип белдерде мэр.
Конкурс өчен техник бирем Казан шәһәренең Үсеш институты белгечләре тарафыннан бизнес вәкилләре һәм шәһәр халкы катнашында эшләнә. Конкурска йомгак 2025 ел ахырына кадәр ясалачак. Анда Россия һәм чит ил архитектура компанияләре катнашачак. «Казан – судагы шәһәр» программасы кысаларында яхта-клубларны һәм суднолар төзү кластерын да кертеп, эре су инфраструктурасы объектларын төзү планлаштырыла.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, төбәкнең су культурасы һәм яр буе территорияләрен комплекслы үстерү буенча потенциалы бик зур. Ул «Локомотив» су-туризм кластеры проектын хуплады.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, проектны үстерү өчен тулы бер система, шулай ук тиешле инфраструктура – көймәләр өчен пирслар системасы, ягулык салу станцияләре кирәк, шулай ук ял итүчеләрне урнаштыру өчен кунакчыллык системасы эшләнергә тиеш. «Бу мәсьәләләрнең барысын да хәл итәргә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук «Казан» гаилә үзәге янындагы су киңлеге янында, Казандагы «Елмай» балалар паркы янында һәм башка территорияләр янында су территорияләрен үстерү һәм файдалану проектларын эшләргә тәкъдим итте.
«Килеп туктый алырлык урыннар күп булырга тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.
«Бу концепцияне тулысынча хуплыйбыз, — диде Татарстан Рәисе һәм бөтен республика буенча су киңлекләрен файдалану проектларын эшләргә тәкъдим итте. Көймәләрдә төрле юнәлешләрдә хәрәкәт итә алсыннар өчен.
«Казанны гына түгел, башка юнәлешләрне дә карарга кирәк — көймәләр булса, Васильево, Зеленодольск яки Лаеш ягына мөмкин, — диде ул. — Кешеләр сәяхәт итәргә, ял итәргә тиеш. Бездә су күп һәм моннан файдаланасы гына калды».
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat