Кичә Виктор Тарховны рәхимсез төстә үтерү мәгълүм булган.
Самараның элекке мэры Виктор Тарховны үтерүдә шикләнелүче хатын-кыз корбанының өлешләргә туракланган җәсәден таксида алып киткән. Бу хакта “РБК” хәбәр итә.
Кичә Самараның элекке мэры һәм хатынын үтерүләре мәгълүм булган. Ир белән хатын бер ай чамасы элегрәк үтерелгән. Җинаять кылуда аларның оныгы Екатерина шикләнелә.
Тикшерүчеләр фикеренчә, кыз, әбисе һәм бабасын үтереп, мәетләрне тураклаган. Шуннан соң таксига утырып, мәет калдыкларын бөтен шәһәр буйлап чүплекләргә ыргыткан.
3 февральдә җинаять эше кузгатылган. Элекке мэр Тарховның оныгы кулга алынган. Аның торагында тентү үткәрелгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat