31 гыйнвардан 7 февральгә кадәр барган яшь хоккейчыларның «Алтын алка» Бөтенрәсәй ярышларында Балтач районының яшь хоккейчылары бронза медальләр яулады.
Саф татарча «Балтач» командасы исеме белән чыгыш ясап, күп көндәшләрен артта калдырып, алар пьедесталга күтәрелә алды. Социаль челтәрләрдә барган онлайн трансляцияләр аша райондашлары, якташлары аларга куәт биреп, теләктәшлек күрсәтеп тә, җиңүләренә ярдәм итәргә тырышты. Хоккей — балтачлыларның төрле буын спортчыларын берләштерә, аларны читтә дә таныта торган спорт төре. Районның ветераннар командасы да Рәсәй күләмендә берничә тапкыр җиңү яулаган иде инде
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat