Путин ихтыяҗ булмаган белгечлекләр буенча вузларга студентлар җыюны чикләргә кушкан

Россия Президенты Владимир Путин Фән һәм мәгариф советы утырышында Хөкүмәткә ихтыяҗ булмаган белгечлекләр буенча вузларның түләүле бүлекләренә студентлар җыюны чикләргә кушкан. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Хөкүмәттән вузларга түләүле укуга кабул итүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән карарлар кабул итүне сорыйм. Инде 2026 елда ук кабул итүне яңа кагыйдәләр буенча үткәрергә кирәк булачак. Алар икътисадта һәм хезмәт базарында ихтыяҗ булмаган белгечлекләр буенча студентларны чиктән тыш күп җыюдан котылуны күздә тотарга тиеш”, – дип белдергән дәүләт башлыгы.

Президент аныклап үткәнчә, ихтыяҗ аз булган һөнәрләргә профильле булмаган вузлар һәм аларның филиалларында укытуга юл куелмаска тиеш. Аның фикеренчә, кайвакыт бу бик ямьсез күренешкә әйләнә. Нәтиҗәдә, Путин әйтүенчә, вузлардан түбән әзерлекле, беркемгә дә кирәк булмаган белгечләр чыга.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү