Кибеткә бару көннән-көн кыйммәтрәккә төшә. Ипи-сөт янына бер кап сыер мае, бераз җиләк-җимеш кенә алдың кебек – бер мең сум акча чыгар да сал. Тагын да тәмлерәк ашыйсың килсә, әлбәттә, күбрәк тә түлисе. Белгечләр исә, апрельгә кадәр азык-төлек бәяләре тагын 30 процентка кадәр артырга мөмкин, дип куркыта. Тамак кайгысы тәмугка ук илтәме? Бәяләр кайчан үсүдән туктаячак? Бу хакта белгечләрдән сорадык.
Көрәккә өмет
Казанның Вишневка бистәсендә яшәүче Гөлия Хуҗина кыш көне үк теплицага заказ биргән.
– Соңгы елларда бакчада яшелчә үстерүгә бармак аша гына карый башлаган идек. Булса булыр, булмаса юк, кибеттә ел әйләнәсе кыяр-помидор беткәне юк, янәсе. Хәзерге бәяләрдән тамак тук, кибеттән музейда йөргән кебек кенә әйләнеп чыгасың, бөтен нәрсә кыйммәт. Кибетләргә сирәгрәк йөри башладык. Быел яшелчә, җиләк-җимешне үзем үстерергә ниятлим. Теплица сатып алдык инде, яз көне килеп урнаштырып китәчәкләр. Бу ялларда орлыкларны «төртеп» куярга да исәп, – ди хуҗабикә.
Социаль челтәрләрнең берсендә килосы 400–450 сум торган кыяр-помидор салатының үзкыйммәтен дә санап күрсәткәннәр. Баксаң, бүген шул ук акчага җылы якта үсә торган манго, патахайя, чили кебек экзотик җиләк-җимешләрдән салат ясап ашау очсызракка төшә икән. Мәзәк хәл, тик еларга да, көләргә дә белмәссең.
Тамакка ияреп
Әмма елау теләге күбрәк. Дөнья күчәреннән ычкынды: бәяләр айлап түгел, көнләп үсә. Җитмәсә, бөтен нәрсәгә дә. Азык-төлек дисеңме, коммуналь хезмәтләрме, торак һәм транспортмы – бәяләр арта да арта. Ни чарадан бичара дигәндәй, аякны юрганыңа карап сузарга тырышсаң да, ашамыйча торып булмый. Шуңа күрә ризык бәясе кесәгә ныграк суга. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, былтыр атланмай 50 процентка кыйммәтләнгән. Хәзер аның бер килосы уртача 1200 сум тора. Ел азагында бәрәңге бәясе дә шаккатырды: 80 процентка кыйммәтләнгән.
КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты кафедрасы җитәкчесе Ольга Демьянова әйтүенчә, бәяләр быел да үсәчәк.
– Ил күләмендә азык-төлеккә бәяләр 10–30 процентка кадәр кыйммәтләнәчәк. Мәсәлән, ипи, ярма, бәрәңге кебек төп ризыклар – 5–15 процентка, ә читтән кертелгән җиләк-җимеш, балык, сыр кебек азык-төлек хакы 40 процентка кадәр күтәрелергә мөмкин, – ди белгеч.
Аның сүзләренә караганда, бүген гаилә чыгымнарының 30 проценты чамасы ашау-эчүгә туры килә. Аның да 30 процентын – ит һәм ит ризыклары, 17 процентын – сөт ризыклары, 13 процентын камыр ризыклары сатып алуга киткән акча алып тора. «Быел барыннан да бигрәк диңгез продуктлары (25 процентка кадәр), ит һәм ит ризыклары (20 процентка кадәр) кыйммәтләнергә мөмкин. Шул ук вакытта, камыр ризыклары, тамыразыклар, йомырка, көнбагыш мае, шикәр комы, тоз кебек төп азык-төлеккә бәя 10 проценттан да күбрәккә артмаячак дип фаразлана. Мондый шартларда илдә яшәүчеләр югары сортлы ит һәм сөт ризыкларын азрак сатып ала башларга, чагыштырмача арзанрак консервлар һәм ярымфабрикатларга өстенлек бирергә ихтимал», – ди Ольга Демьянова.
Росстат хәбәр итүенчә, азык-төлеккә бәяләр апрель аена кадәр артачак. «Аннары исә алар акрынлап кимүгә таба үзгәрергә мөмкин», – дип фаразлаган белгечләр.
Бәяләр ник үсә?
Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов фикеренчә, бәяләр үсүгә китергән сәбәпләр шактый.
– Иң беренче чиратта салымнар арта. Бәяләр үсешенә китергән беренче сәбәп әнә шул. Тагын шунысын да искәртик: башка товарлар һәм хезмәтләр белән чагыштырганда азык-төлеккә бәяләр тизрәк үсә. Бу нәрсәгә бәйле? Эш шунда ки, без күпләп ашый торган яшелчә һәм җиләк-җимешнең шактый өлеше читтән кайта. Ә бүгенге шартларда чит илләр белән исәп-хисап ясау эше шактый катлауланды. Шул ук вакытта логистика да кыйммәтләнде. Болар барысы да бәяләр үсешенә тәэсир итә, – ди белгеч.
Ит, сөт үзебезнеке бит, диярсез. Фәнис Хөсәенов ашыгып фикер йөртмәскә киңәш итә. «Сөт һәм ит җитештерү тармагында да салымнар артты. Бу – бәяләр үсүгә бер сәбәп. Тагын бер мөһим күрсәткеч җитештерүнең үзкыйммәте бик нык күтәрелде. Чөнки әлеге дә баягы бәяләр арта. Бүген, мәсәлән, сөтне сатып алу бәясе 50–60 сумга җитте. Моңа өстәп, күп кенә оешма-предприятиеләрдә чит ил җиһазлары урнаштырылган. Ә аларны карап торырга, төзәтергә, эштән чыкканын яңартырга кирәк, – ди ул. – Инфляция үсешенә карамастан, былтыр халыкның керем дәрәҗәсе дә артты. Дөрес, социаль тармакта эшләүчеләрнең, пенсионерларның реаль керем дәрәҗәсе артмый, киресенчә, кими. Тик җитештерү тармагын алсак, шул ук заводларда эшчеләр җитми. Шуңа күрә хезмәткәрләрне хезмәт хакларын арттыру бәрабәренә җәлеп итәләр. Ә хезмәт хакы зуррак булган саен, җитештерелгән товарның үзкыйммәте дә арта. Болар барысы да ахыр чиктә бәядә чагылыш таба».
Ольга Демьянова әйтүенчә, бәяне хәтта көйсез һава торышы да «уйната». Быелгы кебек кыштан соң, бигрәк тә, ни көтәргә белмәссең. «Корылык, кырау төшү, көчле яңгырлар кебек табигать күренешләре китереп чыгарган сәбәпләр аркасында азык-төлек бәясе 15–20 процентка кадәр кыйммәтләнергә мөмкин», – ди ул. Бу урында шунысын да искәртик: Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, әлегә уҗымнарга куркыныч янамый. Тик иртәгәсен кем белгән.
Бәяләр үсүдән туктармы?
Фәнис Хөсәенов әйтүенчә, сабыр итәргә туры киләчәк. «Бүген инфляция, димәк, бәяләр үсешен туктату өчен тиешле барлык механизмнар да гамәлдә. Сүз нәрсә турында бара? Беренчедән, бюджет кертемнәре. Сер түгел, Россиядә базарның зур өлешен дәүләт заказлары алып тора. Илдә махсус хәрби операция баруын исәпкә алып, бүген дәүләт икътисадка, сәнәгатькә ярдәм итү өчен бюджеттан бик зур акча тота. Икенчедән, төп ставка. Бүген ул 21 процент тәшкил итә. Бу уңайдан, халыктагы күпсанлы кредитларның бәяләр үсешенә китерүен чикли алдылар. Узган елның декабреннән күренгәнчә, илдә кредитлаштыру күрсәткече кими башлады. Әмма бу инфляцияне төшерә алмады. 2024 ел нәтиҗәләренә караганда, ул 9,52 процент тәшкил ите. Инфляция күрсәткече быел да зур булачак, дип фаразлыйбыз. Узган ел белән чагыштырганда тагын да зуррак булыр әле. Димәк, азык-төлек өчен ул 10 процент белән генә дә чикләнмәячәк. Гыйнвар ае бәяләр үсүне дәлилләп күрсәтте инде», – ди белгеч.
Сораштыру
Соңгы арада кайсы азык-төлеккә бәяләр артуын ныграк сиздегез?
Ит, ит ризыклары 32%
Сөт, сөт ризыклары 38%
Яшелчә һәм җиләк-җимеш 25%
Камыр ризыклары 5%
«ВТ»ның «ВКонтакте» төркемендәге сәхифәсендә үткәрелгән сораштыруда 268 кеше катнашты
Татарстанда азык-төлеккә уртача бәяләр (сумнарда)
Продукция атамасы | 07.02.2024 | 05.02.2025 |
Сыер ите (сөяксез иттән башка), кг | 502 | 550,03 |
Атланмай, кг | 712,99 | 1034,34 |
Арыш икмәке, кг | 64,69 | 73,78 |
Сөт, л | 69,17 | 84,6 |
Йомырка, 10 данә | 131,33 | 114,6 |
Шикәр комы, кг | 69,53 | 72,43 |
Он, кг | 43,89 | 46,53 |
Бәрәңге | 25,84 | 47,77 |
Мәгълүмат Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми сайтыннан алынды
«Ромир» хәбәр итүенчә, бу елның гыйнварында илдә яшәүче бер кеше иң кирәкле азык-төлек җыелмасы сатып алу өчен уртача 7 828 сум акча тоткан. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу 867 сумга күбрәк.
Чыгымнар көннән-көн артып барганда акчаны ничек дөрес тотарга?
Бу сорауга бәйсез финанс киңәшче Гөлия ХӨСӘЕНОВА җавап бирде.
“Иң беренче эш итеп финанс хәлегезне анализларга һәм план төзергә кирәк:
- Соңгы ярты елда керемнәрегез һәм чыгымнарыгызны чагыштырыгыз. Уртача керем һәм чыгым күрсәткечен билгеләгез.
- Якынча гына булса да алдагы бер елга зур сатып алулар һәм чыгымнарны (милек, автомобиль, ял итәргә юллама сатып алу, уку, ремонт чыгымнары һ.б.) исәпләп куегыз. Аларны ел буена тигез итеп бүләргә кирәк. Шул ук вакытта, мәҗбүри чыгымнар (ашау-эчү, ТКХ, транспорт, кредитлар һ.б.) турында да онытмагыз.
- Чыгымнарыгызга тагын бер кат күз салыгыз. Бәлки, арада кирәкмәгән яки артык сатып-алулар да бардыр. Алардан баш тарту хәерлерәк.
- Керемнәрне тагын кат тикшереп чыкканнан соң, матди хәлне тагын да яхшырту өчен план төзегез:
* актив керемнәр (хезмәт хакы, үзмәшгульлек, бизнес);
* пассив керем (банк депозитлары, милекне арендага биреп тору, фонд базарына инвестицияләр һ.б.).
«ВКонтакте»да үткәрелгән сораштыру уңаеннан фикерләр
Әлфия САТТАРОВА:
– Авылда хайван асраунын файдасы да калмады. Фәлән сумга ашлык, печән, хәтта салам сатып алабыз. Хөкүмәткә саткан сөтнең бәясе бөтенләй аз. Кибеткә керсәң, сөт бәяләрен күреп хәйран каласың. Авыл хуҗалыгын бөтенләй бетерәләр. Тиздән ясалма сөткә күчәрләр инде. Хәзер кеше тормышын кайгырту юк. Пенсияне арттырып, бәяләрне ике тапкыр күтәреп куялар.
Ирек ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН:
– Хәзер сатучылар үзләре дә бәяне нык күтәрәләр. Ни өчен дигәндә, депутатлар һәм башка чиновниклар: «Без бәя үсешенә аркылы таяк тыкмаячакбыз», – дип әйттеләр. Шулай булгач, гади генә булган эшкуарлар да бәяне нык күтәрәчәкләр, бу әле паровозның кузгалып киткән чагы гына. Узган ел бу вакытта 82 процентлы 180 граммлы бер пачка майның хакы 120–140 сум иде. Бүген ул 300 сум тора. Быел пенсионерларга гына түгел, ә эшләгән кешеләргә дә бик авыр булачак.
Резидә ЗӨФӘРОВА:
– Авыл хуҗалыгы товарларына бәяләр болай да бик акрын үсә әле. Ит җитештерүчеләр калмады бит авылда, ә балык бәясе күптән итне узып китте. Өстәгеләр ел саен кирәкмәгән законнар чыгарып, соңгы җитештерүчеләрне талап яталар. Бер баш мал сатар өчен 7–8 мең сум акча түләргә кирәк. Кан алучыга, суючыга, чабучыга, келәймәгә һ.б. Әле һәр белешмә артыннан, бензин чыгымнарын санамыйча, кая да булса барасы. Авыл хуҗалыгын бетерү бара. Яшьләр моны аңлады, шуңа күрә авылда калып, терлек асрамыйлар.
Фәния ВАҺАПОВА-ИЗМАЙЛОВА:
– Бөтен нәрсәгә арта, аерымлап тору юк. Һәр көнне яңа бәя була әле ул. Мөмкин булган кадәр кибеткә йөрмәскә тырышабыз. Өйдә булган бәрәңге, он, үзебез үстереп суйган үрдәк, чеби итләре белән тукланабыз. Кибеткә йөрсәң, даруга һәм түләүләргә җитми, үземә генә дә даруга ай саен биш мең сум акча кирәк, алары да – ат бәясе.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat