Үзен тәрбиягә алган хатын-кызга өйләнгән егет дустының акчасын урлауда гаепләнә

Даниил Зарипов гаебен тулысынча таныган, үкенүен белдергән. Әмма суд, законны инде берничә тапкыр бозган булуы сәбәпле, аны ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган. Бу хакта “KazanFirst” хәбәр итә.

Казанның Вахитов районы суды 24 яшьлек Даниил Зариповка карата гаепләү карары чыгарган. Ул дустының банк картасыннан акча урлауда гаепле дип танылган. Егет ике елга гомуми режимдагы колониягә озатылачак. Аны суд залында сак астына алганнар.

Прокурор Никита Муравьев фикер алышулар вакытында, сынау срогы узганда җинаять кылган булу сәбәпле, Зариповка 2,5 еллык колония срогын таләп иткән. Моңа кадәр ул Киров һәм Вахитов район судлары тарафыннан наркотиклар урлау һәм саклауда гаепле дип танылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү