Татарстан волонтерлары Кара диңгез буенда экологик һәлакәт нәтиҗәләренә каршы көрәшә

Татарстаннан 35 волонтер Кара диңгезгә нефть продуктлары агып чыгуның аянычлы нәтиҗәләрен бетерүгә ярдәм итү өчен Витязево бистәсенә килгән. Егет-кызларның бирегә командировкасын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә оештыруга ирешелгән, дип яза “Татар-информ”.

Волонтерлар делегациясе Татарстан студентларыннан тора. Ветеринария академиясе студентларын кошлар өчен стационар һәм реабилитация үзәкләренә билгеләгәннәр. Калганнары исә яр буеның мазут белән пычрануын-пычранмавын тикшерә, нефть продуктларын капчыкларга җыя, шулай яңа реабилитация үзәкләрен төзүгә ярдәм итә.

“Волонтерлар беренче көннән үк туклану, транспорт, индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин ителде. Егет-кызларыбыз инде эшли дә башлады: яр буеннан нефть продуктлары калдыкларын җыялар, ветеринарлар исә кошларга ярдәм итәләр: аларны юып, ашатып, дару бирәләр, сәламәтлеген кайгырталар”, – дип билгеләп үткән “Татар-информ” хәбәрчесенә делегация җитәкчесе Светлана Янтуганова.

Волонтерларны делегациянең эш зонасы тирәсендәге шифаханәгә урнаштырганнар. Аларның барысын да индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин иткәннәр.
Татарстан делегациясе ике көн эчендә барлыгы 222 сәгать эшләгән.

Исегезгә төшерәбез: узган елның 15 декабрендә Керчь култыгында бик көчле давыл аркасында Россиянең ике нефть танкеры җимерелгән. Шул сәбәпле Кара диңгезгә нефть продуктлары агып чыккан.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү