Үз-үзенә кул салу буенча җинаять эше кузгатылган.
“Казанская усадьба” коттедж бистәсе гаражында 15 яшьлек үсмернең мәетен тапканнар. Бу хакта “KazanFirst” үз чыганакларына таянып яза.
Чыганаклар мәгълүматлары буенча, кызның шәхси көндәлеген тапканнар. Аны ул соңгы тапкыр 5 февральдә кулына алган. Үсмер эчтән үзен нәрсәдер кимерүе, сулышы кысылуы турында язган. Үлемендә беркемне дә гаепләмәүләрен, күз яше түкмәүләрен сораган. Үз китапларын әдәбият укытучысына калдыруын әйткән.
Кызның Казан лицеенда укуы, әнисе белән генә тәрбияләнүе мәгълүм.
Баланың үлеме буенча үз-үзенә кул салуга җиткерү турында җинаять эше кузгалтылган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat