Май аенда Россия белән Абхазия арасындагы авиарейсларны яңартырга җыеналар

Бүген Сухуминың яңартылган аэропортында сынау очышы булачак.

Россия һәм Абхазия инде май аенда ук авиарейсларны яңартырга ниятли. Бу хакта “ТАСС” Россия транспорт министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
Быел май аенда ике ил арасында даими авиарейслар ачу күздә тотыла. Бүген – 7 февральдә Сухуминың яңартылган аэропортында сынау очышы булачак. Моңа кадәр транспорт министры Роман Старовойт хәбәр иткәнчә, җәйге ял сезонына кадәр рейсларны ачу карала.

Старовойт сүзләренә караганда, Россиягә күрше республика белән даими авиарейсларга ия булу мөһим. Ул кунакчыл Абхазиянең Россия туристларын үзенә нык җәлеп итүен билгеләп үткән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү