Россия армиясе Донецк халык республикасында Дружба бистәсен азат иткән

Россия хәрбиләре Донецк халык республикасында Дружба бистәсен азат иткән. Бу хакта бүген Россия Оборона министрлыгыннан хәбәр ителгән.

“Центр” гаскәрләр төркеме подразделениеләре, дошманның оборонасын җимерүне дәвам итеп, Донецк халык республикасында Крымское, Барановка һәм Дружба торак пунктларын азат итте”, – дип белдерелгән хәрби ведомстводан. Министрлык Крымское бистәсен азат итү турында – 1 февральдә, Барановка турында – 5 февральдә хәбәр иткән иде.
“Центр” гаскәрләр төркеменең җаваплылык зонасында дошманның 3720дән артыграк солдаты (биредә һәлак булучылар гына түгел, яраланучылар турында да сүз бара), 4 танкы, шул исәптән Германиядә җитештерелгән Leopard танкы, 29 бронемашинасы юк ителгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү