Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Emaar Properties (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) компаниясенә нигез салучы Мөхәммәд Али Алаббар белән очрашты. Очрашу Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында узды. Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Мөхәммәд Али Алаббар Казанга «Казаныш — төрлелек бердәмлеге» халыкара архитектура — төзелеш форумында катнашу өчен килгән.
Emaar Properties — 1997 елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә нигезләнгән инвестиция компаниясе. Штаб-фатиры Дубайда урнашкан. Эшчәнлекнең төп юнәлеше — Фарсы култыгы районында, күбесенчә Дубай һәм Абу-Даби кебек шәһәрләрдә төзелеш проектларына инвестицияләр кертү. Компания гарәп дөньясында иң эре девелопер булып тора.
Рөстәм Миңнеханов Emaar Properties башлыгына «Казаныш — төрлелек бердәмлеге» форумында катнашуы өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, республика Россия-Әмирлекләр хезмәттәшлеген үстерүдә актив катнаша.
«Без Әмирлекләр партнерлары белән төрле өлкәләрдә, шул исәптән ислам банкингы, хәләл индустрия, мөселман мәгарифе өлкәсендә алдынгы тәҗрибә уртаклашабыз», — диде ул.
Әңгәмә барышында яклар хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар. «Казаныш — төрлелек бердәмлеге» — архитектура һәм урбанистика өлкәсендә халыкара вакыйга. 2025 елда форум гомуми иминлеккә ирешү һәм тотрыклы шәһәрләр төзү өчен ресурслар синергиясе һәм илләр хезмәттәшлеге темасына мөрәҗәгать итә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat