Казанда «Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе»нең хисап-сайлау конференциясе узды. Республиканың милли хәрәкәтенең яшь активистлары оешманың 2024 елдагы эшенә йомгак ясадылар һәм алдагы чорга бурычлар билгеләделәр, шулай ук Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясенең яңа рәисен сайладылар. Конференциядә катнашучыларны Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
«Яшьләр ассамблеясе республика җитәкчелеге белән берлектә зур эш алып бара, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Безнең республикада 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши. Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүнең яхшы ысулы –Татарстан халыклары ассамблеясе табылды, аның филиаллары республикабыз районнарында да бар, һәм мин яшьләрнең бу эшчәнлеккә актив кушылуына шатмын. Мондый актив яшьләр белән без республика алдында торган мөһим стратегик бурычларны хәл итә алабыз».
Хәзерге вакытта Татарстан халыклары ассамблеясе милли-мәдәни автономияләрнең 34 яшьләр хәрәкәте вәкилләрен берләштерә, шулай ук республиканың 20 районында вәкиллекләре бар. Парламент җитәкчесе милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләренә Татарстанда конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау һәм үстерү мәсьәләләренә игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерде. «Шуның белән күпмилләтле халкыбызның бердәмлегенә ирешелә, Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан раслана торган, еллык юллама кысаларында Дәүләт Советына кертелә торган һәм һәр районда үтәлергә тиешле проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру өчен ныклы нигез булдырыла», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Фәрит Мөхәммәтшин Яшьләр ассамблеясе активистларын Татарстанга укырга килгән ватандашларына, чит ил студентларына һәрьяклап ярдәм күрсәтергә чакырды. «Бездә чит ил студентлары белем ала торган югары уку йортлары күп. Аларга социаль-мәдәни адаптациядә ярдәм күрсәтегез, законнарны аңлатыгыз, республикабызда яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштырыгыз. Сез – яшьләрнең элитасы, иң актив кешеләр, бу мәсьәләләрдә безнең ярдәмчеләребез», – диде ул.
Конференциядә Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе рәисе итеп Диләрә Дамар сайланды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat