Бүген Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы узды.
Бүләкләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, чара Россия Фәне көне алдыннан уздырыла һәм күп еллар дәвамында күркәм традициягә әверелде.
«Бүген без Фәнни-технологик үсеш елында югары бүләкләргә лаек булган галимнәрне котлыйбыз. Әлбәттә, бу үз гомерен фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә багышлаган һәркем өчен аерым хөрмәт һәм зур җаваплылык», — диде ул.
«Бүгенге лауреатларның хезмәтләре Россия Президенты Владимир Владимирович Путин билгеләгән илнең фәнни-технологик үсешенең өстенлекле юнәлешләренә тулысынча туры килә, — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. — Татарстан илнең фәнни-техник өлкәдәге стратегик инициативаларын гамәлгә ашыруда һәрвакыт алдынгы урыннарда торды. Шунысы куанычлы, бүген дә республиканың академик бергәлеге илебез галимнәре алдында торган бурычларны хәл итү белән шөгыльләнә».
Татарстанда Фәнни-технологик үсешнең төгәлләнгән елы югары белем бирү һәм фән системасы өчен уңай булды. Республика федерация субъектларының фәнни-технологик үсешенең илкүләм рейтингы лидерлары өчлегендә үз урынын саклап калды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat