2025 ел азагына кадәр Россиядә шаурмага Дәүләт стандарты (ГОСТ) кертмәкчеләр, дип яза ТАСС агентлыгы.
Роскачество мәгълүматларына караганда, бу хакта документны 2025 елның октябрь-декабрь айларында расларга тиешләр. Бүгенге көндә Дәүләт стандартының беренче редакциясе әзер. Ул тикшерү уза.
Шаурмага ГОСТ кертү теләге әлеге төр ризыкка бәйле күпсанлы агулану очраклары белән бәйле, дип аңлаткан яңалыкны тәкъдим итүчеләр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat