Аномаль кыш: Татарстанда уҗымнарга куркыныч янамый

«Россельхозцентр»ның Татарстандагы филиалы белгечләре бер атна эчендә 7,8 мең гектар мәйданда кышкы уҗым культураларының торышын тикшергән. Уҗымнарның торышы яхшы, дип хәбәр иткән Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

«Уҗым культураларындагы шикәр күләме тиешле нормалар кысасында, 23,07-32,51 процент тәшкил итә», — дигән «Россельхозцентр»ның Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова.

Аның әйтүенчә, быел үсентеләрне азотлы ашламалар белән иртәрәк тукландырырга кирәк булачак. Көздән туфракта дым аз булу, ә кышның чагыштырмача карсыз һәм суыкларсыз килүе сәбәпле, үсемлекләрдә төрле авырулар килеп чыгу ихтималы бар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү