Үткән тәүлекләрдә Американың фармацевтика компанияләре Pfizer һәм Moderna акцияләре мәтәлчек атты. Фонд базарындагы чираттагы очсызлану Сенат кече Роберт Кеннедины АКШның сәламәтлек саклау министры буларак хуплаганнан соң башланды.
Кеннеди фамилиясе океан арты державасының сәясәт орбитасында еш әйләнә. Джон Кеннедины – 1963 елда үтерелгән 35 нче Президентны колак очы белән генә булса да ишетеп белмәгән кеше юктыр. Кече Кеннеди үзенең агасын үтерүдә Үзәк разведка идарәсе катнашты дип раслый һәм Президент булып сайланган очракта моны фаш итәргә вәгъдә биргән иде. Гомумән, Кеннедилар гаиләсе – Америка сәясәтендә бик мәгълүм нәсел. Pfizer һәм «Moderna»ны исә без ковидка каршы көрәш эпопеясе вакытында белеп калдык. Болар – вакцина ясап сата торган мәшһүр компанияләр, аларның ковидка каршы саткан вакциналары нәтиҗәсендә Көнбатышта әле дә газап чигүчеләр яисә якыннарының үлемен шул вакциналардан күрүчеләр җитәрлек. Ә кече Кеннеди – антиваксер булып танылган шәхес, конспирология һәм заговор теориясе тарафдары. Трамп Президент булып сайлангач та АКШның иң эре биш фармацевтика компаниясе җитәкчеләре ашыгыч рәвештә телеконференция үткәрделәр дигән хәбәр таралды. Җитәкчеләр барысы да паникада иде, диделәр. Дару бизнесы акулалары Трамптан түгел, аның сәламәтлек саклау өлкәсенә җитәкче итеп кече Кеннедины куярга ниятләвеннән шүрләде. Сүзнең зур акча турында баруын аңлау кыен түгел. Американың социаль челтәрләрендә кече Кеннеди министр булып расланганчы яшәрме дигән шикләр дә таратылды.
Трамп үзе дә: «Америкалыларны сәламәтлек сагында торучылар күптән алдый. Азык-төлек җитештерүчеләр һәм фармацевтика компанияләре безнең халыкны изә. Кеннединың максаты дарулар һәм азык-төлек өстәмәләре булачак», – дип белдергән иде. Табадан яңа төшеп килүче министр да 19 ел буе Тәңредән үзен хроник чирләр эпидемиясен туктата һәм балаларга сәламәтлеген кайтара торган вазыйфага куюын соравын әйтә һәм: «… августта Тәңре миңа Трампны җибәрде», – ди.
Шушы урында укучыда Трамп белән Кеннеди бер-берсен сөяләр һәм бер кашыктан ашаучы дуслар икән дигән фикер тумасын өчен, бер факт китереп үтик. The New Yorker атналыгы, мәсәлән, Президентлыкка бәйсез кандидат кече Роберт Кеннединың элекке Президент Трампны «котчыккыч кеше», «кайчандыр булган Президентлар арасында иң начар Президент» дип бәяләвен яза. Исегезгә төшерик: кече Кеннеди үткән елгы сайлауда башта Президентлыкка кандидат иде, җиңә алмаячагын аңлагач, тиз генә аяк киемен алыштырып, Трамп командасына күчте. Әгәр дә Байден яисә Харрисның җиңүгә шанслары зур булса, шиксез, ул шулар тарафдары булыр иде. Көнбатышта сәясәт шулай ясала. Тиктомалдан гына: «Казылык һәм законны хөрмәт итүчеләргә аларның ничек ясалуын күрмәү яхшырак», – дигән сүзләр таралмаган бит.
Кеннединың, демократлар партиясеннән чыгып, Байденга каршы көрәш башлавын аның гаиләсе әгъзалары арасында «хыянәт» дип бәяләүчеләр булды. Министр буларак раслану процедурасы да катлаулы шартларда узды. Утырыш залына протест белдерүчеләр кергән булып чыкты һәм Кеннеди үзенең вакциналарга каршы түгеллеген әйткәндә: «Ул алдаша!» дигән сүзләр кычкырдылар. Кече Кеннединың ике туган сеңлесе Кэролайн Кеннеди сенаторларга кандидатураны кире кагарга чакырып хат язган. Хатта: «… америкалылар медицинага һәм гомерләрне саклауга тугры булган министрга лаек», – дигән сүзләр бар.
Газета укучылар дөрес аңласын: автор Кеннединың карашларын уртаклашмый, әмма вакциналар мәсьәләсендә, биргәк тә тәнгә ковидка каршы кертелгән соңгы сыеклыклар турында сөйләгәндә, ул байтак хаклы сүзләр әйтә. Без барыбыз да күреп тордык бит: ул елларда вакциналаштыруны барлык медицина протоколларын бозып үткәрделәр. Вакцина ясатучылар да авырдылар, хәтта ясатмаучыларга караганда катырак та чирләделәр әле, әмма бу хакта әйтү тыелды. Бу мәсьәләдә бөтен дөньяда цензура көчле иде. Атаклы социаль челтәрләрнең берсенең хуҗасы Цукерберг моны соңыннан таныды. Кеннеди: «Без күп еллар буе балалар өчен мәҗбүри булган 72 вакцинаның куркынычсызлык ягыннан тикшерү үтү нәтиҗәләрен табарга теләдек, ләкин тапмадык», – ди. Үзенең вакциналарга каршы булмавын, фәнни яктан нәтиҗәлелеге расланмаган даруларга каршы көрәшүен әйтә. «Мин утыз ел буе илне тәнендә терекөмеш булган балыктан коткару өчен көрәштем, мине беркем дә балыкка каршы дип атамады», – ди. Кеннеди арсеналында американнарны Африкада хатын-кызларны кысыр итә торган вакцина ясауда гаепләү, Даниягә саткан вакцина ясалган балалар арасында прививкаланмаган балаларга караганда үлүчеләр саны 10 тапкыр күбрәк булуын факт буларак китерү, коронавирусның биологик корал икәнен тану, талпан кадалгач таралган куркыныч чирнең америкалылар чыгарган биологик корал булуын фаш итү кебек нәрсәләр бар. Болар әлегә кадәр конспирологик теория җимешләре буларак кына карала иде. Хәзер Американың рәсми сәясәтенә әверелер.
Кеннедилар гаиләсенең Израиль тарафдарлары булуын да онытмаска кирәк. Кече Кеннеди да бу мәсьәләдә искәрмә түгел. Әмма ул гыйбриләрнең Фәләстыйнга хакы барлыгы, аларның өстен халык булуы турындагы мифлар белән баш катырмый. «Израиль – безнең терәк… Әгәр Израиль юкка чыкса, Россия һәм Кытай бар дөнья нефтенең 90 процентын контрольдә тотачак һәм бу АКШ өчен милли катастрофага әвереләчәк», – ди. ИГИЛны (Россиядә тыелган террорчылык оешмасы) Үзәк разведка идарәсе оештырды дип әйтә. Чит флаг астында террор сугышы алып бару – Көнбатыш разведкалары өчен күптәнге традиция, шуңа күрә Кеннединың бу раславына гаҗәпләнә торган түгел.
Көнбатыш сәясәтчеләре сәяси конъюнктурага карап карашларын бик тиз алыштыра. Кече Кеннеди да шул обоймадан. Аның югарыдагы карашлары үзгәрергә мөмкин, әмма Израиль һәм Якын Көнчыгыш мәсьәләсендә генә алар даими. Трамп Якын Көнчыгышта сиончылар белән аркадашлыкта зур суеш оештырырга җыенуын яшерми. Җиңел җиңүгә өмет итә. Тарих тәгәрмәче хакыйкать ягына таба әйләнә башлаячак ләкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat