Казанның Гарифьянов урамында урнашкан йорт фатирында дүрт егетнең мәетен тапканнар. “Татар-информ” язганча, егетләр 21,23, 20 һәм 25 яшьтә булган. Мәетләргә кичә көндез тап булганнар. Аларның, табылганчы, берничә сәгать алдан җан тәслим кылулары ачыкланган.
Фатирда ниндидер матдәләр тапканнар. Мәетләр янәшәсендә электрон үлчәү, ут белән көйдерелгән, яндырып тишек ясалган ике шешә булган.
Җинаять эше кузгатылган. Егетләрнең Казанга Чистай һәм Алексеевк районнарыннан килгәнлекләре билгеләнгән. Икесе – Казан вузлары студенты булган, калган икесе беркайда да эшләмәгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat