Дәүләт Думасына эшләүче пенсионерларга пенсия коэффициентларын исәпләү тәртибен үзгәртү турында проект кертеләчәк. Бу хакта Думаның Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты башлыгы Ярослав Нилов (ЛДПР) белдергән.
Нилов басым ясап әйткәнчә, эшләүче пенсионерлар 2015 елның гыйнварыннан иминият взносларын түләүне исәпләгәндә 3 балл күләмендә өстәмә алып килә. Шул ук вакытта пенсияне башта билгеләгәндә максималь коэффициент күләме 10 баллга җитә. Ә эш бирүчеләр, хезмәткәрнең пенсионер булу-булмавына бәйсез рәвештә, иминият взносларын бер үк күләмдә түли.
“Гаделлек кайда? Эшләүче пенсионерлар өчен максималь дәрәҗәдәге балл күләмен 10га җиткерүне күздә тоткан закон проектын кертәбез. Аермасы бар. Этәргеч булачак. Гаделлек булачак”, – дип язган депутат үзенең телеграм-каналында.
Закон проектында билгеләп үтелгәнчә, 2024 елда пенсияләрне индексацияләгәннән соң түләү күләме нибары 399 сумга арткан. Депутатлар фикеренчә, гаделсезлек бу. Шуңа күрә проект авторлары эшләүче пенсионерларга иминият кертемнәрен максималь коэффициент – 10 коэффициенты (3 урынына) буенча яңадан исәпләүне тәкъдим иткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat