Лилия Нигъмәтҗанова: «Балам авыру, дип аны яшереп ятмыйлар инде!»

Әтнәдә яшәүче Лилия Нигъмәтҗанова авыру бала үстерүче күп кенә әниләргә киңәше белән ярдәм итә. Моннан алты ел элек аның нәни кызчыгы Ралиягә табиблар ДЦП диагнозы куя. Кызының авыруын кабул итә алмый ана. Теләге көчле була аның – табиблар, ятып кына торачак, дигән кызы бүген үз аякларында йөри.

– Кызым туып, алты ай узгач, ирем белән аралар суынды. Без аерылыштык. Язмышның бар авырлыгы үз иңнәремә калды. Шунда үземә сүз бирдем – баланы аякка бастырачакмын! Ралиягә ике яшь чагында аныкы кебек диагнозлы балаларны ничек дәвалыйлар икән, дип кызыксына башладым. Баштарак җиңел булмады. Кешедән акча җыярга оялдым. Мин дәүләттән тиеш ярдәмне эзли башладым, – ди Лилия. – Баламны караган беренче табиб өмет бирмәде. Күзләре бик акыллы, әмма аяклары йөрмәячәк, диде. Миңа «йөри алачак» дип әйтәчәк табиб кирәк иде! Шундыйны эзләргә тотындым. Безнеке кебек авыру булган балаларга бушлай ярдәм күрсәтә торган хастаханә, үзәкләрне белештем. Мәскәүгә кадәр барып җиттем. Бик тәҗрибәле профессорга эләгә алдым. Ул минем күңелне җылытты: инде монда кадәр килгәч, кызың савыгачак, диде. Табиб бүлмәсеннән кош тоткандай очып чыктым.

Лилия кая гына барса да, табибларга бер тиен дә түләми. Иренми, интернетка кереп, медицина полисы белән бушлай кабул итә торган табибларны таба.

– Балам авыру, дип аны яшереп ятмыйлар инде. Вакытында йөртергә, дәваларга кирәк. Күп кенә әниләр акчалы җир булыша дип ялгыша. Дөрес, кайберләре ярдәм итәдер. Әмма безнең кебекләрдән күбрәк акча каеру ягын кайгыртканнары да бар. Шуңа күрә мин бу мәсьәләгә бик сак карыйм. Бушлай дәвалансаң да, юлга, яшәргә акча кирәк. Ялгыз гына бала үстерүче әнигә анысы да җиңел бирелми. Әмма бирешмим – мин сүз бирдем. Баламны ныклап аякка бастырачакмын, – ди Лилия. – Спортчылар уңышка ирешәсе килсә, бер көн калдырмый шөгыльләнә бит. Бер табиб миңа да шундый киңәш бирде. Безнең ял көне юк. Бер генә дә тик тормыйбыз. Ралия бик оста итеп йөзәргә өйрәнде. Су астында да озак тора хәзер. Вакытында ясалган операцияләр, төрле күнегүләр бушка китмәде – кызым үзе атлап йөри.

Санкт-Петербург, Мәскәү, Кырым хастаханәләрендә үз кешегә әйләнгән алар. Баштарак Ралия, кайтасым килә, әби-бабайны сагындым, дип еласа, инде хәзер үзе дә дәваланырга кирәклеген аңлый икән.

– Балам кечкенәдән тиз отып ала. Шигырьләрне матур, сәнгатьле итеп сөйли. Күп кенә бәйгеләрдә катнаша башладык. Узган ел «Һәркемдә кояш» фестивалендә беренче урынны яуладык. Шөкер, кызымны күреп, төрле чараларга чакыралар. «Могҗиза» театрына йөри башладык, – ди Лилия. – Авыру бала үстерү җиңел түгел. Янәшәңдә терәк булырлык ир-ат кирәк. Балага да әти җылысы җитми. Авыру балаңны гел мактап торырга, аңа булган хисләреңне, яратуыңны кызганмаска һәм күрсәтергә кирәк. Ул горурланып яшәсен. «Син булдырасың», –  дигән сүз дә ул балаларга канат куя. Хәзердән кызымны мөстәкыйльлеккә өйрәтәм. Табиб бүлмәсенә дә үзе генә керә. Аннан чыккач мактыйм. Кызымның зур сәхнәләрдә чыгыш ясавын телим. Аның кияүгә чыгуын, балалар үстерүен күрергә хыялланам.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү