Россия Үзәк Банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина дөньядагы үзәк банкларның иң яхшы җитәкчеләренең берсе булып тора. Ил икътисады, Көнбатыш илләренең тискәре фаразларына карамастан, үсә, башлыча аның хезмәте нәтиҗәсе бу. АКШның Bloomberg агентлыгы авторы Марк Чемпион шулай дип белдергән.
“Россия икътисады, дөньяда иң яхшы үзәк банк җитәкчеләренең берсе ярдәмендә үсә, гәрчә күпләр аның җимерелүен көтсә дә”, – дип билгеләп үткән ул үзенең язмасында.
Марк Чемпион шулай ук Көнбатыш илләренең моңарчы күрелмәгән санкцияләренә карата Россиянең бик зур ныклык күрсәтеп шаккатыруын да билгеләп үткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat