Балтачның иң өлкән кешесенә — 102 яшь

Балтач районының Түнтәр авылында яшәүче Нина Ивановна — Әминә Зариповага бүген 102 яшь тулган. Бу хакта район газетасы сайты хәбәр итә.

Акъәбине матур бәйрәме белән котларга дәрәҗәле кунаклар күп килгән. Иң кадерлесе — ул балаларының, онык — оныкчыкларының җылы сүзләре, ихлас рәхмәтләре һәм матур теләкләре. Җитәкчеләр, авылдашлары, якыннары хөрмәт иткән йөзьяшәр әбинең язмышы, тормыш юлы белән танышырга телисезме? Укып карагыз әле, без аның турында моннан ике ел элек — бер гасырлык юбилее көнендә язган идек.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү