«Пенсиянең тупланма өлеше кеше үлгәч тә юкка чыкмый»

Үлгән туганыңның тупланма пенсиясен алып буламы? Бу сорауга Россия Социаль фондының Татарстан буенча идарәчесе Эдуард ВАФИН җавап бирә.

– Тупланма өлеш кеше вафат булганнан соң да юкка чыкмый. Аны алу хокукы, кеше үзе исән вакытта язып калдырган гаризада күрсәтелгән кешеләргә бирелә. Мондый гариза булмаган очракта, закон буенча хокук варислары булып туганнар санала. Беренче чирата – балалар, ир яки хатын, ата-аналар. Икенчесендә – абый-энеләр, апа-сеңелләр, бабайлар һәм әбиләр, оныклар. Алар, тупланма өлешкә бәйле түләүләр турындагы мәгълүматны белү өчен, туганлыкны раслаучы документлар белән Россия Социаль фонды бүлекчәләренә мөрәҗәгать итә ала. Шунысы да мөһим: моны кеше үлгәннән соң алты ай эчендә эшләргә кирәк. Югыйсә, тупланма өлешне суд аша гына алырга мөмкин булачак. Әлеге тәртип бөтен кешегә дә берүк. Махсус хәрби операциядә катнашкан вакытта вафат булучыларның варисларына гына кагылмый. Аларга тупланма өлешне алырга мөрәҗәгать итү вакыты чикләнмәгән.

Исегезгә төшерәбез, тупланма пенсия 1967 елдан башлап туган кешеләрдә бар. 2002-2013 елларда рәсми рәвештә керем алулары шарт, әлбәттә. Әгәр эш бирүче 2002-2004 елларда тупланма өлешкә иминият кертеме түләп барган булса, тупланма өлеш 1953-1966 елларда туган ир-атлар һәм 1957-1966 елларда туган хатын-кызларда да бар. Пенсия тупланмасы акчасын алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша, Россия Социаль фонды бүлекчәләре яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондына гариза язарга кирәк.

Әгәр белгән булсам…Тупланма пенсияне нишләтергә?

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү