Дәүләт хезмәтләре порталы операторларының ни өчен беркемгә дә шалтыратмавын аңлатканнар

Дәүләт хезмәтләре порталында аккаунтны яңарту сылтавы белән бары тик мошенниклар гына шалтыратырга мөмкин.

Ник дигәндә, порталдан 100 миллионнан артыграк файдаланучыга шалтыратып хәбәр бирә алырдай операторлар командасын җыю техник яктан мөмкин эш түгел. Россия Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән законсыз файдалануга каршы көрәшне оештыру идарәсе шулай дип кисәткән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү