Бүген республика парламентында ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты һәм «Татарстан Республикасы пилотсыз һава суднолары узышлары федерациясе» төбәк физкультура-спорт иҗтимагый оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев һәм Дроннар узышы федерациясе директоры Георгий Дикопольский кул куйды. Чарада Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм әлеге профильле комитет рәисе урынбасары Ольга Воронова катнашты.
«Яшьләр парламентының Дроннар узышы федерациясе белән тыгыз хезмәттәшлеге башланды инде, элегрәк без «Патриот» республика үзәге базасында очрашкан идек, анда республика һәм бөтенроссия ярышларында Татарстан данын яклаучы федерация җыелма командалары күнегүләр үткәрә. Узган ел Татарстан җыелма командасы дроннар узышы буенча Россия чемпионы булды, – дип сөйләде Дамир Нургалиев, – киләчәктә без Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыелышлары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе белән берлектә дроннар узышы буенча спортны үстерү өчен хокукый кырны камилләштерү буенча уртак проект эшләргә планлаштырабыз».
Дамир Нургалиев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта яшьләр парламенты чираттагы профильле проект әзерли, аның нигезендә яшүсмерләргә бушлай нигездә пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү нигезләрен укыту планлаштырыла.
«Татарстан Республикасы дроннар (пилотсыз һава суднолары) узышлары федерациясе» төбәк физкультура-спорт иҗтимагый оешмасы директоры Георгий Дикопольский киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлек итүгә өмет белдерде. «Безнең максат – әлеге яшь спорт төрен үстерү, хәзерге вакытта республикада очышлар тыелган, безгә спортчылар күнегүләр ясый һәм уңышларга ирешә торган мәйданчык кирәк. Үз инициативаларыбызны яшьләр парламенты аша кертергә өметләнәбез».
ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты һәм «Татарстан Республикасы пилотсыз һава суднолары узышлары федерациясе» төбәк физкультура-спорт иҗтимагый оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешүдә яшьләрне спортның бу төренә җәлеп итү буенча уртак чаралар үткәрү, аларны гамәлгә ашыру һ. б. күрсәтелә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat