Казанда яңа торакның бер квадрат метры 225 мең сумга җиткән. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан башкаласы ил күләмендә беренче өчлектә. Безгә караганда, торак һәм аренда бәясе Мәскәү һәм Санкт-Петербургта гына тизрәк үсә, ди белгечләр. Шуңа күрә түбәле булырга теләүчеләргә ашыгырга киңәш иткәннәр. Ишеткәннәр, ахры: Казанда фатир-студияләргә ихтыяҗ 67 процентка арткан. Торак базарын ни көтә?
Алия һәм Динар Шәриповлар узган ел азагында гаилә ипотекасы буенча Казанда Вознесение трактында төзелә торган торак комплексыннан бер бүлмәле фатир сатып алган. «Бәясе – 11 миллион сум. Ипотеканы 30 елга алдык. Ай саен 26 мең сум чамасы акча түлисе, – ди гаилә башлыгы. – Кыйммәтле ипотека алуыбызны белгәч, таныш-белешләр арасында безгә сәерсенеп караучылар да булды. Әмма башка чара юк. Бер бүлмәле фатирны арендага алып яшибез. Хуҗа яңа елдан соң бәяне 35 мең сумга кадәр күтәрде. Кеше кесәсен калынайтканчы, үз куышыбыз өчен түләячәкбез. Исәнлек кенә булсын».
Бүген мондый гаиләләр күп түгел. Илдә үткәрелгән соңгы сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, россиялеләрнең 89 проценты өчен торак сатып алу – чынга ашмаслык хыял. Менә шундый чынбарлык! Былтыр ташламалы ипотека программасы тәмамлану, төп ставканың артуы торак базарындагы бәяләрне «күккә очырды». «Мир квартир» порталы мәгълүматларына караганда, бүген Казанда яңа торакның бер квадрат метры 225 мең сумга җиткән. Чагыштыру өчен: Чаллыда яңа торакның бер квадрат метры – 143 мең сум, Әлмәттә – 133 мең сум, ди белгечләр.
Милек буенча белгеч Айгөл Хөсәенова сүзләренә караганда, хәзер торак базарында кечкенә мәйданлы фатир-студияләргә һәм «берле»ләргә ихтыяҗ зуррак.
– Бу – яңа төзелә торган йортлардагы торакка да, искеләренә дә берүк дәрәҗәдә кагыла. Банктагы кертемнәрне «катыралар» икән дигән хәбәрләр чыккач, акчасын милек сатып алу хисабына саклап калырга теләүчеләр тагын да артты. Шул ук вакытта отышлы тәкъдимнәр кими, – ди ул.
Белгеч сүзләрен саннар да раслый: Казанда фатир-студияләргә ихтыяҗ 67 процентка арткан. «Авито. Милек» мәгълүматларына караганда, халык күбрәк 32 квадрат метрга кадәр булган фатирларны сатып ала.
Бәяләргә «ВТ» хәбәрчесе дә күз салды. Казанның Идел буе районында 23 квадрат метрлы фатир-студияне 5,9 миллион сумга саталар. «Ташламалы ипотека буенча беренчел кертем күләме – 1,2 миллион сум. Ипотеканы мөмкин булган иң зур чор – 30 елга рәсмиләштерсәгез, ай саен 28 мең 300 сум акча түләргә туры киләчәк», – дип сөйләде телефоннан менеджер Анастасия. Тик кулга ачкыч алганчы сабыр итәргә туры киләчәк. Түли-түли, әлбәттә. Йортны 2026 ел азагында гына кулланышка тапшырачаклар.
Шәһәрнең Киров районында яңа төзелә торган торак комплексларның берсендә 45 квадрат метрлы ике бүлмәле фатир 12 миллион сум тора. «Алты процентлы ипотека буенча беренчел кертем – 2,4 миллион сум. 20 елга айлык түләү – 75 мең сум чамасы. Керемнәрне раслап күрсәтергә дә туры киләчәк. Бу очракта ул аена 120 мең сумнан күбрәк булырга тиеш», – ди төзелеш оешмасы вәкиле. Гаҗәпкә калуымны аңлапмы, төзелеш оешмасыннан бүләк бар икәнен дә әйтте. Баксаң, торак комплексы кулланышка тапшырылганчы рассрочка бар икән. Тик иртәме-соңмы бурычны барыбер түлисе: җыелган әҗәтне соңрак айлык түләүләргә өстәячәкләр.
Риэлтор Дания Сабирова әйтүенчә, бүген торак нигездә ташламалы ипотека буенча сатыла.
– Аңлашыла ки, базар ставкасы белән, ә ул бүген 31 процентка кадәр җитә, кеше юктан гына ипотека тозагына батмаячак. Бүтән чара булмаган очракта да, андыйлар күбрәк шәхси йортны сайлый. 7–8 миллион сумга бер бүлмәле фатир сатып алганчы, шул ук бәягә 100 квадрат метр мәйданлы шәхси торак күпкә отышлырак, – ди ул. – Гаилә ипотекасыннан файдаланучылар исемлеген киңәйтергә кирәк, дигән тәкъдимнәр бар, әмма әлегә бу – сүздә генә. Укытучылар да, алдан хәбәр ителгәнчә, дүрт процентлы ипотека программасы чыкканны көтә. Халыкка яңа ташламалы программалар бик тә кирәк.
Айгөл Хөсәенова шуны да истә тотарга киңәш итте: 6 процентлы ипотеканы 6 миллион сумга кадәр генә алып була. «Торак бәясенең калган өлеше өчен базар ставкасы яки катнаш программа буенча түлисе. Бу – фатир бәясе кыйммәтрәк булачак дигән сүз. Шуңа күрә бүген тораклы булырга теләүче яшь гаиләләрнең күбесе шәһәр читендәге фатирларны сайларга мәҗбүр. Җиде түгел, җитмеш кат уйларга туры килә, кыскасы», – ди ул.
Фикер
Руслан АБЗАЛОВ, милек агентлыгы хуҗасы:
– Бүген Казанда бер бүлмәле фатир уртача – 9,1 миллион сум, «икеле» – 12,1 миллион сум, «өчле» исә 15,8 миллион сум тора. Торак бәясе аның кайда урнашуына, мәйданына, инфраструктурага карап аерыла. Кулдагы акчага фатир сатып алу мөмкинлеге бик сирәк кешеләрдә генә бар. Ә кредит оешмалары ипотеканы 24–31 процент белән бирә. Шуңа күрә фатир алтын бәясенә төшә. Беренчел торак базарында да, искеләре арасында да бәяләр сизелерлек үсәр дип уйламыйбыз. Гыйнвар нәтиҗәләренә караганда, бәяләр шул килеш. Яңа йортларда фатир бәяләре бераз төшәргә, ә иске фатирлар, киресенчә, күпмедер кыйммәтләнергә мөмкин. Чөнки соңгысына ихтыяҗ артты. Яңа төзелә торган торактан аермалы буларак, кулдан алган фатирда шунда ук яши башларга мөмкин бит. Шуны да истә тотарга кирәк: бүген базарда тәкъдим ителә торган яңа торак – моннан берничә ел элек үк элеккеге шартларда төзелә башлаган фатирлар. Яңалары кыйммәтрәк булачак. Төзелеш оешмалары исә махсус тәкъдимнәр, акцияләр, ипотеканы субсидияләү кебек тәкъдимнәр белән кызыктырырга тырышачак. Тораклы булырга теләүчеләргә исә бу эшне иртәгә калдырмаска киңәш итәбез. Беренчел кертем буларак кулда торакның 20 проценты кадәр акча бар икән, шәһәр читендәрәк фатир сайлау отышлырак. Чөнки анда бәяләр арзанрак. Ә кулда күбрәк, мәсәлән, торакның яртысы кадәр акча булса, иске йорттан фатир эзләргә мөмкин. Анда да яхшы тәкъдимнәр җитәрлек. Бу очракта ипотеканы азрак чорга рәсмиләштерергә тәкъдим итәбез.
Сан
Ел башына алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда яшәүчеләрнең ипотека буенча вакытында түләнмәгән 2,73 миллиард сум бурычы бар. Бер ел эчендә әлеге сан ике тапкыр диярлек үскән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat