АКШ президенты Дональд Трамп белдергәнчә, Украина Россиягә әйләнергә мөмкин. Шуңа күрә ул үзенә җәлеп ителгән акчаларның иминлеген гарантияләргә тиеш. Трамп Fox News хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шу хакта белдергән.
“Аларның җирләре аз очрый торган металлга, нефть, газ, башка казылма запасларга бик бай. Мин акчаларыбызның иминлектә булуын телим, чөнки без йөзләрчә һәм йөзләрчә миллиард долларлар тотабыз. Алар алыш-биреш төзергә мөмкиннәр, алыш-биреш төземәскә мөмкиннәр. Алар кайчандыр Россиягә әйләнергә мөмкиннәр. Россиягә әйләнмәскә дә мөмкиннәр”, – дигән Трамп.
Америка лидеры әйтүенчә, Кушма Штатлар Украинага җәлеп ителгән акчаларын кире кайтару зарурилыгы турында җиткереп килә. Бүгенгә Америка Украинага 300 миллиард доллардан артыграк акча җәлеп иткән.
“Аларга мин, 500 миллиард долларга тәңгәл килердәй сирәк очрый торган металлар алырга теләвемне әйттем, алар асылда моның белән килеште. Шулай була калса, һичьюгында үзебезне ахмак кебек хис итмәячәкбез. Юкса без ахмак булып калачакбыз”, – дип белдергән АКШ президенты.
Шул ук вакытта Дональд Трамп, Киевкә корал җибәрү дәвам итәме, дигән сорауны җавапсыз калдырган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat