Хәтер булып… көлең калыр. Татарстанда крематорийга ихтыяҗ зурмы?

Иске авыздан яңа сүз. Казанда кабаттан крематорий төзү турында сөйли башладылар. Аны «Курган» зираты территориясендә киләсе елда төзи башлаячаклар, дип фаразлана. Әгәр барысы да уңай барса, 2029 елда сафка да бастырмакчылар. Шәһәр халкының бер өлеше каршы чыкса, икенче берәүләр аның кирәклеген әйтә. Чынлыкта Татарстанда крематорийга ихтыяҗ зурмы?

Татарстан өчен ятрак күренеш булса да, Россия өчен крематорийлар яңалык түгел. Алар илнең 15 шәһәрендә бар. Төзүен төзерсең дә, ихтыяҗ булырмы соң?

– Казан халкы крематорий төзүне сорап, берничә тапкыр Казан мэры, Татарстан Рәисе һәм Россия Хөкүмәте исеменә хатлар язды. Хәзерге вакытта шәһәрдә яшәүче төрле милләт вәкилләре, шул исәптән руслар, татарлар тарафыннан да кремацияләүгә ихтыяҗ һичшиксез бар, – диләр Казанның ритуаль хезмәтен оештыру идарәсе белгечләре.

Казан крематорие проектын «Концепт-индустрия» җәмгыяте тормышка ашырачак. Аның директоры Галия Кучумова документны Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгында узган еллык киңәшмәдә тәкъдим итте. Галия Кучумова сүзләренчә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта кремация 70 проценттан артып китә, ә крематорий булган шәһәрләрдә ул 30–50 процентны тәшкил итә.

– Крематорийга ихтыяҗ күптәннән барлыкка килде. Зур шәһәрләрдә зиратлар күп кирәк. Бу ихтыяҗдан беркая да китеп булмый. Елдан-ел җирләү урыннарын ераграк булган урында сайларга туры килә, – диде ул.

Проекттан күренгәнчә, крематорий комплексы 1,6 мең квадрат метрны алып торачак. Анда ике хушлашу залы, ике заманча кремацияләү өчен мич, шулай ук колумбарий булачак.

Хәер, бүген казанлылар да әлеге хезмәттән файдалана икән. Аны башкалада берничә шәхси агентлык һәм «Ритуал» муниципаль оешмасы тәкъдим итә. Кремацияләү өчен мәетләрне Мәскәү һәм Түбән Новгородка алып баралар. Шуңа күрә яңа төзеләчәк крематорийга татарстанлылар гына түгел, күрше-тирә төбәкләрдән – Удмуртия, Чуашстан, Мари Эл һәм Самара өлкәсеннән дә килергә мөмкиннәр, дип саный проектны тәкъдим итүчеләр.

– Безнең крематорийдан татарстанлылар еш файдалана, – ди Түбән Новгород крематорие директоры Владимир Ворошуха. – Төгәл статистиканы әйтә алмыйм, чөнки без андый мәгълүмат алып бармыйбыз. Ләкин болар – мәетне чыннан да кремацияләргә теләгән кешеләр, чөнки транспорт чыгымнары аз түгел. Күрше республикалардан да киләләр. Ә тагын кая барасың? Я Мәскәү, я Урал кала.

Галия Кучумова сүзләренчә, бүген Түбән Новгородка алып бару һәм кремацияләү чыгымнары 60–70 мең сумга төшсә, Казанда исә бу эшне башкару өчен мәрхүмнең якыннарына 19–33 мең сум түләргә туры килергә мөмкин.

– Казанда мәетләрне җирләү өчен җир чикле. 36 зиратның 10 ында гына җирләргә ярый, алар да тиз тулачак. Традицион күмү белән чагыштырганда, урын да, чыгымнар да азрак кирәк булачак, – ди ул.

«Ритуал» соңгы юлга озату йорты директоры Радик Мостафин сүзләренчә, Казанда крематорий төзү ихтыяҗы күптәннән барлыкка килгән.

– Кешеләрне заманча кремацияләүгә вакыт җитте инде. Болай эшләгәндә, беренчедән, бик күп җирләр бушаячак, икенчедән, бу экологик яктан отышлы, мәет калдыклары туфракка эләкмәячәк, – дип аңлата ул.

Акча эшләргә теләүчеләр крематорийның кирәклеген төрлечә дәлилләргә тырышсалар, дин әһелләре моңа каршы чыга.

– Кайбер илләрдә мәетне яндырып, аның көлен елгага сибү гадәте бар. Ләкин крематорий мөселманнарга, да православ динендәгеләргә дә, яһүдиләргә дә хас күренеш түгел, – ди «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев. – Коръәндә «Таһа» сүрәсенең 55 нче аятендә: «Без сезне туфрактан бар иттек, шуның өстендә яшәттек һәм аннан яңадан чыгарачакбыз», – диелгән. Ислам буенча, адәм баласы кабергә күмелергә, ләхет алынырга һәм йөзе белән кыйблага борылган хәлдә яткырылырга һәм шулай җирләнергә тиешле.

Аның фикеренчә, диннән ерак кешеләр арасында крематорийга ихтыяҗ булачак.

– Татарлар арасында да башка халыкларны уздыра-уздыра мәҗүси булып яшәгән кешеләр җитәрлек. Эш җиргә кытлык булуда түгелдер, дип уйлыйм. Мөселман кешесенең мөселманнар зиратына җирләнүе вәҗиб. Шуңа күрә Себер, Урал якларында, ерак булса да, мөселман зиратында җирләнсен дип, мәрхүмнәрне йөзәр чакрым юл узып алып баралар. Аннан соң тагын бер нәрсә бар, кем кайсы халыкка охшарга тырышса, шул халыктан хисапланыр, дип әйтелә. Динне дә, кием-салымны да, үз-үзеңне тотуны да, бәйрәмнәрне дә ата-бабаларыбыз кушканча саклап калырга тырышырга тиешле, – ди Рөстәм хәзрәт.

Рус православ чиркәвенең Казан епархиясе дә шушы фикердә тора. «Чиркәү кремацияләүне хупламый. Мәрхүмне яндыруга да, «кремацияләнгәннән соң көле җиргә күмелергә тиеш» дигәнгә дә шикләнеп карый. Ләкин әгәр инде ниндидер сәбәпләр аркасында мәетне кремацияләргә туры килсә, чиркәү аны кабул итә һәм дога кылудан мәхрүм итми», – дип аңлатма бирделәр «ВТ» хәбәрчесенә.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү