Казан федераль университетының бер төркем галимнәре җәен Анапа пляжларының бер өлешен бактерияләр ярдәмендә мазуттан чистартырга тәкъдим иткән. Экологик һәлакәт булган урыннан ком үрнәкләре алынган да инде. Хәзерге вакытта лаборатория тикшеренүләре алып барыла. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә КФУ Экология, биотехнологияләр һәм табигатьтән файдалану институтының Biocontrol лабораториясе фәнни хезмәткәре Александр Гордеев сөйләп үткән.
“Мин биоремедиация алымнарын өйрәнәм. Биредә сүз пычранган территорияләрне микроорганизмнар яки алар бүлеп чыгарган матдәләр ярдәмендә чистарту турында бара”, – дигән ул.
Александр Гордеев экологик һәлакәт турында ишетүгә заявка тапшырган һәм вуз аны хуплаган. Шушы көннәрдә ул коллегасы белән Анападан кайткан. Биредә алар өч көн дәвамында пычранган ком үрнәкләрен алу белән шөгыльләнгән.
КФУның фәнни хезмәткәре әйтүенчә, туфрак һәм комның мазут белән пычрануының аянычлы нәтиҗәләренә каршы көрәшүдә бактерияләрдән файдалану – бердәнбер алым түгел. Ике танкер һәлакәтеннән соң мазут агып чыккан урыннарда – яр буенда һәм диңгездә МЧС хезмәткәрләре һәм волонтерлар отрядлары эшли. Алар пычранган ком һәм туфракны җыеп читкә озата.
КФУ галимнәренең пычранган комны чистарту алымы башланган эшнең чираттагы этабы булып тора, һәм ул дөньяда кулланыла да икән инде.
“Безнең алымны ком яки туфракны кул белән, механик ысул белән чистартканнан соң калган мазуттан арындыру өчен кулланып булачак. Микроорганизмнар өчен ашамлыкка әйләнәчәк ул”, – дип билгеләп үткән Гордеев.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat