Соңгы дистә ел эчендә Россиядә абортлар саны 3,5 тапкырдан күбрәккә кимегән

Соңгы дистә ел эчендә илдә абортлар саны 3,5 тапкырдан күбрәккә кимегән. Йөклелекне өзәргә нияләүчеләр санын тагын да киметү мөмкинлеге бар. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Бала тудыруга ярдәм итү хезмәте департаменты директоры Елена Шешко билгеләп үткәнчә, йөклелекне саклап калуга юнәлдерелгән төрле чаралар: хатын-кызларны бала тудыруга этәргеч бирүгә нигезләнгән анкета, аң-белемен үстерүгә, үгетләүгә корылган махсус модульләр, консультацияләр кулланыла.

Былтыр белгечләр белән киңәшләшеп, шул исәптән социаль ярдәм чаралары турында барысын да белгәннән соң 40 меңгә якын хатын-кыз аборт ясатмыйча калган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү