Сыналганы таяныч. Дипломсыз табиблар бәласе

Могҗизалы төнәтмә эчү, энә кадау, кул астындагы чаралар ярдәмендә компресс ясау… Арабызда күп кенә чирләрне әнә шундый гадәти булмаган ысуллар ярдәмендә җиңәргә маташучылар шактый. Ул гына да түгел, халык медицинасы ярдәмендә «дәвалау»ны кәсеп итүчеләр саны да арта гына бара. Традицион дәвалау ысулларын «халыкчан»га алмаштыру нәрсәсе белән куркыныч?

Бүген ил халкының 40 проценты халык медицинасы ярдәмендә дәвалана. Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) тарафыннан уздырылган соңгы сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Сораштыруда катнашучыларның 38 проценты үләннәр белән дәвалануын, 30 проценты – балны үз итүен, тагын 23 проценты чирләрне мунча ярдәмендә дәвалавын әйткән.

Казанда яшәүче Алсу Сабирова да шундыйлар рәтендә. Баласының ютәле озакка сузылгач, табиблар янына йөргән-йөргән дә, ахыр чиктә файдалы киңәшне интернеттан тапкан ул.

– Халык медицинасын, аннан файдаланучыларны сүгәргә яраталар инде ул. Әмма кеше аңа күп очракта аптыраганнан мөрәҗәгать итә. Без, мәсәлән, айлар дәвамында баланың ютәлен җиңә алмый азапландык. Табиб язган дәвалау алымнарының да файдасы тимәде. Ютәлнең бронхитка әверелү куркынычы зур иде. Шөкер, танышларым аша бер ысул табып, файдасын күрдек, – ди күп бала анасы.

Табиблар исә башка фикердә. Татарстанның атказанган табибы Гөлназ Азизова белдерүенчә, грипп, ОРВИ кебек чирләрне кул астындагы чаралар ярдәмендә дәвалап, соңрак табибка килеп егылучы ата-аналар шактый. Балалар өчен иң куркыныч дәвалау ысуллары дип баланың температурасын төшерү өчен тәнен уксус, спирт белән ышку, тамагын керосин ярдәмендә чайкату, яңа пешеп чыккан бәрәңге парында ингаляция ясауны атый.

– Алар аркасында баланың хәле, киресенчә, авырая гына. Температурасын төшергәндә, тирләсен өчен, баланы калын киендерергә, юрганга төрергә дә ярамый. Алай эшләгәндә, аны хәтта көзән җыерырга да мөмкин. Температура төшкәндә, тәннең кызулыгы парга әйләнә. Шуңа күрә баланың өсте ачык булырга тиеш, – ди табиб.

Рәсми саннар алып барылмаса да, әлеге ысуллар ярдәмендә зыян күрүчеләрнең шактый булуы бәхәссез. Хәтта яман шеш кебек җитди чирне дә халык медицинасы чаралары ярдәмендә дәваларга маташучылар күп, ди табиблар. «Без бергә» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Юлия Ивашкевичка андый аянычлы очракларның шаһиты ук булырга туры килгән.

– Яман шешне бернинди бака яфрагы да, ниндидер төнәтмә дә җиңә алмый. Мин үзем дә шушы юлны узган кеше. Ун ел элек күкрәк яман шеше диагнозы куйдылар. Шушы вакыт эчендә яман шешкә каршы көрәшкән берничә танышым үлде һәм аларның барысы да чирне халык медицинасы ысуллары ярдәмендә генә җиңәргә азапланды. Чынлыкта шул вакыт эчендә чир азып, хәлләре көннән-көн авырая гына барды. Шуңа күрә чирне традицион дәвалау алымнарына таянырга кирәк, – ди Юлия.

Табиблар да бертавыштан шулай ди. Кайсы белгеч белән сөйләшмә – һәркайсының чирне халык арасында йөргән ысуллар ярдәмендә җиңәргә маташуның зыяны турында әйтер сүзе, искә алырлык аянычлы тарихы бар.

Халык медицинасы ярдәмендә каш ясыйм дип, күз чыгаруың да хәзер! Табиб-гастроэнтеролог Индира Гыймалтдинова шулай ди. Яз-көз якынлашкан чорны сагаеп көтә ул. Ник дигәндә, бу чорда хроник чирләре баш калкытучылар гына түгел, авыруын белер-белмәс дәвалап, үзенә зыян гына салучылар да арта икән.

– Әйтик, шул ук язва белән гастритны бака яфрагы, әрем, бәрәңгедән ясалган ниндидер төнәтмәләр, майлар ярдәмендә җиңәргә маташучылар күп. Чынлыкта алар, ашказанының лайлалы тышчасын ярсытып, чирне азындырырга гына мөмкин, – дип кисәтә табиб.

Күз авыруларын да халык медицинасы ярдәмендә дәваларга маташучылар шактый икән. Республика офтальмология хастаханәсе табиб-офтальмологы Элина Минхуҗина сүзләренә караганда, күзенә даими рәвештә арпа чыгучылар арасында андыйлар бигрәк тә күп.

– Арпаны шул рәвешле дәвалаган очракта күздәге үлекле шеш тишелергә, шуның аркасында күзгә инфекция эләгеп, аянычлы нәтиҗәләр күзәтелергә мөмкин. Шуңа күрә күз авырулары табиб күзәтүе астында дәваланырга тиеш. Белгеч бу очракта бактерияләргә каршы чаралар кулланачак, – ди табиб.

Халык медицинасы ярдәмендә дәвалану, дәвалау өлкәсендә тәртип урнаштыруда сөйләшүләр инде күптән бара. Башкортстанда исә күптә түгел, сүздән эшкә күчеп, әлеге ысул белән дәвалаучыларның реестрын ук булдырганнар. Шул рәвешле социаль челтәрләр аша тузга язмаган киңәш-табыш биреп ятучыларны җитди контрольгә алмакчылар. Анда йога белгечләре дә, үләннәр, дөрес туклану ярдәмендә дәвалаучылар да, сөяк утыртучылар да – барысы да кергән. Реестрда алар турында бар мәгълүмат, шул исәптән бу эш белән шөгыльләнергә белеме, рөхсәте булу-булмау, халыкны кайда кабул итүе төгәл күрсәтелгән. Депутатлар ил күләмендә шундый реестр булдырырга тәкъдим итә.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү