Балыкчылар  ярышты. «Кем кая барган, күпме һәм нинди җимгә тоткан, мактанышабыз инде»

9 февраль көнне Чулман елгасында Саба районы балыкчылар боз астыннан балык тоту буенча чираттагы ярышын үткәрде. Иң өлкән яшьтәге балыкчы булып сабалы, 75 яшен тутырып килүче Вакыйф Җамалиев, иң яшь балыкчы Олы Нырсы авылыннан Булат Сафин танылды.

Бәйге иң зур судак, иң зур берш, иң беренче балык тотучы, иң өлкән яшьтәге һәм иң яшь балыкчы номинацияләрендә үткәрелде. Иганәчеләр –  Алмаз Вәлиуллин, Нәкыя Вафина, Резеда Хафизова, Алмаз Мөхәммәтшин, Илнар Әхмәтов, Руслан Хаҗипов, Илнар Сөнгатуллин.

26 ел дәвамында үткәрелә, соңгы елларда Теләче балыкчылары да катнаша торган бу бәйгенең үзенчәлекле өлешләре дә бар иде. Башка еллардан аермалы буларак, «мотособака» дип аталган, кешеләрне ялкаулыкка өнди торган җайланмалар ярдәмендә Каманың теләгән почмагына барып балык тоту рөхсәт ителде. Иң мөһиме – син ярышның башында исемлеккә кер, ярыш шартлары белән таныш һәм әйтелгән сәгатьтә ярыш нәтиҗәләрен йомгаклауда катнаш.

Нишләтәсең, замана алга бара. Яңа төрле, берсе-берсе ат бәясе тора торган җайланмалар пәйда була. Яңа төрле катушкалы кармаклар, ратлин-балансир-эхолотлар… Ә балык һаман кими. Элек балыксыз кайтуны күз алдына да китерүе кыен иде, хәзер гадәти санала. Иртәгә ярыш буласы көннең кичендә Сабаның имам-хатыйбы Айнур хәзрәт өйгә килде. «Ике ярышта катнашып, икесендә дә буш кайтуым күңелдә калган. Шуның өчен бөтенләй балык чиртмәгән ике кешегә махсус призлар алып килдем», – ди.

Балык тотканда вакыт сизелмичә дә үтеп китә. Ирексездән авылда көтү көткән, вакытны уздыра алмыйча тилмергән вакытлар искә төшә. Эх, синең көтү чиратың да шулай узса иде…

Иртәнге 7:30 да башланган ярыш, сәгать телләре кирәкмәгәнчә тиз әйләнеп, нәтиҗәләр чыгара торган 16:00 ны сукты.

Беренче балык тоту номинациясенең төп таләбе – балыкның тотылган вакыты телефон экранында күренергә тиеш. 26 ел дәверендә үткәрелгән, меңнәрчә балыкчы катнашкан ярышларда алдау-ялганнарны күп күрергә туры килде. Озак вакыт суыткычта ятып, кибеп-саргаеп, койрыгы сынып беткән балыклар алып килеп, номинацияләргә куеп, үзләренең сабыйларча гаепсез күзләрен сиңа төбәп бүләк өмет итеп торучылар да булмады түгел.

Бу номинациядә сабалыларга тиң булмады. Беренче урында – Фәнил Мөбарәкҗанов, икенчедә – Марсель Галимҗанов, өченче урында Расих Хадиев булды.

Шушы бәйгене оештыручы һәм хөкемдәр буларак, иң зур судак тоту буенча номинациядәге ярышны телефонга урнаштырылган балыкчылар төркеме аша күзәтеп бардым. Шунысы бар: балыкларның зурлыгын чагыштырмача күзаллап булса да, авырлыгын телефон аша төгәл белеп булмый. Шуңа да җиңүчеләрне ачыклау өчен тотылган балыкларны үлчәргә кирәк. Бу номинациядә икшермәлеләр барысының да борынына чиертте. Үзем дә шул як тумасы буларак оялып та куйдым: Хәниф авылдашларын яклады, дип әйтүләреннән курыктым. Куркуым урынлы булмады, чөнки алар тоткан балыклар низагка урын калдырырлык түгел иде.

Иске Икшермә егете, Теләче үзәк шифаханәсендә теш табибы булып эшләүче  Альмир Закиров тоткан судак балыгы 1,800 кило иде. Ул  1 нче урынга чыкты.

Балык тоту буенча ярышлар иң гаделләрдән  санала, чөнки балыкка аңа барыбер. Министрмы син, көтүчеме, синең балык тоту әсбапларың 100 меңлекме, 100 сумлыкмы, төкерә ул синең чиныңа һәм җайланмаларыңа. Аның үз вакыты, эләгәсе булса эләгә, теләмәсә, атна буе көт – барыбер чиртми.

Мактанып түгел, югарыда язылган сүзләрне хуплау өчен генә дәлил китерәм. Менә минем 60 яшемә бүләк ителгән кармак катушкасы чехолы, плетенкасы белән 19 000 сумга якын тора. Шуңа өстибез 21 000 сумлык «Практик-8» эхолотын, өстибез «Айсберг» боз тишү җайланмасы белән 9 амперлы шуруповертны – тагын 20 мең сум… Янәдән кушабыз 20 мең чамасы торган киемне. Күпме килеп чыга? Дөрес!  80 000 сум! Ә мин көне буена 300–400 грамм булган 1 берш балыгы тоттым. Судак балыгының килосы бүген 300 сум торганын искәртсәк, 80 000  сумга мин 267 кг судак сатып ала алам. Әле бу бәягә юл чыгымнары һәм берсе-берсе 1000–1500 сум торган күпсанлы ратлин, балансирлар  керми. Тик балыкчы бернинди чыгымга да карамый. Чөнки үзен нормаль кеше дип санаган һәрбер шәхеснең шөгыле булырга тиеш. Яраткан шөгыль ул яраткан хатын-кыз шикелле, аңа бернинди акча да жәл түгел.

«Зур берш» номинациясендә җиңүчеләрне ачыклаганда кызык хәлгә тап булдык. Берш күп кешегә капмаган, эләккәннәре дә вак булу сәбәпле, кире бәкегә җибәрелгән булып чыкты. Актара торгач, 3 призлы урынны ачыкладык: 1 нче урында – Гатауллин Фәнис, 2 нче урында – Вафин Газинур, 3 нче урында –  Нурисламов  Рәмис.

— Балыкчылар җыелышып сөйләшеп торабыз. Кем кая барган, күпме һәм нинди җимгә тоткан, мактанышабыз инде. Үзенең җор теллелеге белән аерылып торган Мидехәт исемле иптәшебез әйтеп куйды: «Сезнеке ерунда ул, менә мин Мичән елгасында 90 килолы кәрәкә тоттым», – ди, күзен дә йоммый. Без әйтәбез, кәрәкә балыгы андый зурлыкта үсми, аннары кечкенә генә суда андый балык булмый… «Валлаһи менә, тоттым инде», – ди..

Соңыннан ачыкланганча, Мичән елгасында балык тотканда боз астына төшеп киткән Карась  кушаматлы Расих Һадиевны  өстерәп чыгарган икән…

Ярышларны оештыручы Хәниф Тимербаев

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү